31 декабрь 2016 яңалыклары
-
Яңа ел Сарман районына да килеп җитте!
Дуслар! Менә көтеп алган бәйрәм - Яңа ел да килеп җитте. 2017 ел - Әтәч елы бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килер һәм уңышлы булыр дип ышанабыз. Бәйрәм белән барыгызны да!
-
Яхшыбай авыл клубының "Мәрҗәннәр" фольклор коллективы өлкәннәрне өйләренә барып котлады
Яхшыбай авылында Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген авыл клубының "Мәрҗәннәр" фольклор коллективы кичә клубта үткән бәйрәмгә чыга алмаган өлкәннәрне өйләренә барып котлады. Кыңгыраулы атлар барысын да таң калдырды.
-
Иске Кәшер урта мәктәбенең "Миләш" мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә Яңа ел үтте
Иске Кәшер урта мәктәбенең "Миләш" мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Яңа ел бәйрәменә багышланган балалар иртәсе үтте. Балалар күңелле ял иттеләр, Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр, чыршы янында төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә шаян Кар бабайлар да, Әтәч тә килде. Убырлы карчык үзенең сихри көче һәм кара мәчесе белән бәйрәмне бозарга теләсә дә,...
-
Яхшыбайда Яңа елны бәйрәм иттеләр
Кичә Яхшыбай авыл клубында Яңа елны бәйрәм иттеләр. Кызыклы скетчлар күрсәтелде, матур җырлар яңгырады. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, ул аларга бүләкләр таратты. Төрле халык көйләренә биюләр булды, уеннар уйнатылды. Лотерея оештырылды, авылның "Ак Барс" фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, авылдаш Фираз Ганиев зур бүләкләр куйдылар. Барысы да рәхәтләнеп күңел...
-
Сарманлылар өчен Яңа ел табынына – дөге һәм алма белән фаршланган каз
Сезгә Яңа ел табынына дөге һәм алма белән фаршланган каз рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кыргый дөге - 250 грамм; яшел алма - 2 данә; суган - 1 данә; фундук - 75 грамм; чабыр - 2 чәй калагы; тоз, борыч - тәм буенча; каз - 5-6 килограмм; туралган яңа петрушка...
-
Сарманлылар өчен январь аена намаз вакытлары
Сезгә январь аена намаз вакытлары тәкъдим итәбез.