31 август 2018 яңалыклары
-
Әлфис абый белән Гөлүсә апа гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Быелгы август аенда Сарманда яшәүче Әлфис һәм Гөлүсә Рәҗәповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
-
Иртәгә нинди һава торышы булыр?
Җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак.
-
Т.Ларионова мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКО форумына карата кызыксыну зур булуын әйтте
4-7 сентябрьдә узачак форумда Россиядән һәм чит илләрдән 189 белгеч катнашачагы билгеле.
-
Урак алдынгыларын бүләкләүнең чираттагысы узды
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов комбайнчылар янында булдылар, аларның хәлләрен белешеп, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, чираттагы җидекөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.
-
Синоптиклар сентябрьнең аномаль булачагын фаразлый
Татарстанны аномаль җылы сентябрь көтә. Температура нормадан югары булачак. Айның беренче яртысы җәйнең дәавамы кебек була, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев
-
Мортыш-Тамакта мәдәният хезмәткәрләре киңәштеләр
29 август көнне Мортыш-Тамак авылында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булып узды.
-
Район гармунчылары Казанны гөрләтеп кайттылар
Казанда 28 - 30 нчы авгутларда Халыкара фестиваль - конкурсы "Казан сөлгесе" булып узды ."Халыклар дуслыгы йортында " төрле республикалардан килгән талантларыбыз көч сынашты.
-
Волонтерлар Республика көнен билгеләп үтүгә үз өлешләрен керттеләр
Бәйрәм алды көннәрендә Республика көнен билгеләп үтүгә “Шәфкать” үзәге волонтерлары Айсылу белән Миләүшә дә үз өлешләрен керттеләр – сарманлыларга Татарстан флагы төсендәге ленталар тараттылар.
-
Шәрләрәмәдә волейбол ярышлары үтте
Республика көне уңаеннан, 29 август көнне Шәрләрәмә авыл җирлегендә авыл яшьләре һәм район Башкарма комитеты җыелма командалары арасында волейбол буенча ярышлар үткәрелде.
-
Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән
Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән.
-
Ләшәү-Тамакта балалар өчен Сабантуй уздырылды
Республика көне уңаеннан, Ләшәү-Тамак авыл җирлеге һәм авыл китапханәчесе белән берлектә балалар өчен Сабантуй уздырылды.
-
Сарманлылар Республика көнен бәйрәм иттеләр
Кичә, 30 август көнне, Сарманның Үзәк ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде. Сарманлыларга котлау сүзләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин ирештерде.
-
Җәлилдә "Тоннель" чарасы узды
24 августта 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр Җәлил бистәсе Әхмәдиев урамының 28 йорт һәм 38 йорт янында «Тоннель» профилактик чарасы узды.