31 август 2017 яңалыклары
-
Өйләнешү өчен идеаль яшь билгеле
Россиялеләр өйләнешү өчен идеаль яшьне атаган. Россиялеләрнең күпчелеге ир-атка гаилә кору өчен иң кулай чор - 27 яшь дип исәпли (77%), ә хатын-кызга исә 23 яшьтә кияүгә чыгу яхшы икән. Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә гаилә тормышы мөнәсәбәтләрнең табигый формасы булып кала. Респондентларның 78% рәсми никахка өстенлек бирә, ә 12% моны кирәк...
-
Сарманда "тоннель" чарасы үтте
Алдан хәбәр ителгәнчә, 29 август көнне Сарманда Советская урамының 2а, 33 йортлары янында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы уткәрелде. Бу юлы ул «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы кысаларында утте. Автотранспорт йөртүчеләрне транспорт чарасында балалар йөртү тәртибен бозу очракларын ачыклау өчен тикшерделәр. Аның барышында барлыгы 45 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 5 кагыйдә...
-
31 август - Гарәфә көне. Аллаһы Тәгалә каршында бу көннең дәрәҗәсе, мәгънәсе ун мең көнгә бер булып исәпләнер
Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: "Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ун төнен гамәл-гыйбадәттә үткәреп чыга икән, Аллаһы Тәгалә каршында нәкъ бер ел буена хаҗ һәм гомрә кылучы бәндәләр гыйбадәте шикелле исәпләнер, кем дә булса берәр көн ураза тотып чыкса, нәкъ бер ел буена Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәт кылган шикелле әҗерле булыр", -...
-
Сарманда Корбан гаете үтәчәк
1 сентябрьдә-барлык мөселманнарның зур бәйрәме-Корбан гаете үтәчәк. Районыбыз үзәгендәге, бистә, авыл мәчетләрендә Гает намазлары, вәгазьләр уку, бәйрәм коймагы белән чәй эчү оештырылачак. "Дулкын" бассейны артындагы паркта 13.00 сәгатьтә райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакыралар.
-
“Лилия” балалар бакчасында “Иң яхшы җәйге мәйданчык” бәйгесе
Һәрбер бала - кечкенә эзләнүче, ул зур кызыксыну белән үзенең әйләнә-тирә дөньясын ача. Баланың шушы кызыксынуын сүндермәү, аның омтылышларын хуплап тору мөһим. Җәй көне балаларның күп вакыты саф һавада уза. Монда сәламәтлек саклау, танып белү, тәрбия һәм белем бирү бурычлары тормышка ашырыла. Балалар уйный торган мәйданчык никадәр бай җиһазландырылса, баланың...
-
Сарманда документаль кинофильм күрсәтелде
30 август көнне Татарстан Республикасы көне уңаеннан район узәк ял паркында "Крылатая Казань" исемле документаль кинофильм курсәтелде.
-
Сарманда "Игътибар-балалар!" профилактик чарасы бара
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, районда "Игътибар-балалар!" профилактик чарасы бара. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары август-сентябрь айларында, алар каникуллар вакытында юл йөрү кагыйдәләрен оныта төшкәч, арта. Профилактик чара кысаларында балаларны машинада йөртү, җәяүле балаларга юл бирүне тикшерү, яктылык кайтаргыч элементлар куллануны популярлаштыру, һәм башка чаралар, акцияләр уздырылачак.