31 август 2016 яңалыклары
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы үтте
Бүген Сарманда иртәнге сәгатьтә "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелде. Ике сәгать дәвамында автомобильләр туктатып тикшерелде. Барлыгы җиде кагыйдә бозучыга беркетмәләр төзелде. Алты кеше, гадәттәгечә, каеш эләктермәгән булса, берсе бөтенләй исерек халәттә руль артына утырган. Аларның барысына да штраф салынды. Шулай ук укыгыз: Районда "Игътибар - балалар!" профилактик чарасының икенче этабы башлана
-
Сарманда Республика көненә багышланган бәйрәм узды
Кичә Сарман авылында, яңа ял паркы территориясендә, Республика көненә багышланган бәйрәм үтте. Чара бәйрәм концерты белән башланып китте. Концерт номерлары арасында район үсешенә өлеш керткән белгечләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады. Аннары барысы да ачык һавада «Казан -...
-
Рантамакта клуб ачылды
Бүген Рантамак авылында шатлыклы вакыйга булды - клуб ачылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова катнаштылар. Кунаклар рантамаклыларның зур шатлыкларын уртаклаштылар, клубның озак еллар хезмәт итүен теләделәр. Клуб төзелешенә...
-
Районда сыер, кәҗә асраучыларга ярдәм булачак
Шәхси хуҗалыгында сыер һәм кәҗә асраучыларга хөкүмәт ярдәме быел да булачак. Ул бер сыерга - 3000 сум күләменнән, бер яшьтән олырак ана кәҗәләргә 1000 сум исәбеннән түләнәчәк. Сыер, кәҗә асраучы кешеләрнең, ярдәм кирәксә, тиз арада авыл җирлеге башкарма комитетларына килеп, гариза язулары кирәк.
-
Ринат Хәйров һәм Ольга Павлова Сарманда хезмәт коллективлары белән очраштылар
РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова бүген Сарманда хезмәт коллективлары белән очраштылар. Алар иң элек "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар. Коллектив белән очрашып сөйләшкәч, үзәк белән таныштылар, анда ял итүче, дәваланучылар белән аралаштылар. Биредә тудырылган...
-
Сарманда яшәүче Анна апа Гомәрова – табигатькә гашыйк
Сарман авылында гомер кичерүче Анна апа Гомәрованың исеме райондашларга яхшы таныш. Ул, өлкән яшьтә булуына карамастан, актив тормыш алып бара. Эчкерсезлеге, күңел матурлыгы йөзенә чыккан. Һичкайчан зарланмас, тормышка позитив караш белән яши ветеран. Сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, даими спорт белән шөгыльләнә: чаңгыда шуа, бассейнга, тренажер залына йөри. Районның сәнгатен,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак-кукуруз боткасы
Сезгә кабак-кукуруз боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз ярмасы; - кабак; - шикәр; - тоз. Кукуруз ярмасын юдыртабыз һәм салкын суга 2 сәгатькә салабыз (төнгә калдырсагыз да була). Ярманы суда тоту ботка пешерү вакытын күпкә кыскарта. Бераз тозлы суда яңа яки катырылган кабак кисәкләрен 5 минут пешерәбез. Тәм...
-
Сарманлылар өчен сентябрь аена намаз вакытлары
Сентябрь аена намаз вакытлары
-
Сарысаз Тәкермәндә Республика көнен билгеләп үттеләр
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Сарысаз Тәкермән мәдәният йортында бәйрәм кичәсе үтте. Чара җыр-бию белән үрелеп барды. Соңыннан килгән кунаклар кайнар коймак белән сыйландылар.