31 июль 2017 яңалыклары
-
Район Советында чираттагы киңәшмә узды
Бүген муниципаль район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына әзерлек турында чыгыш ясадылар. Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге өлкән оперуполномоченные Ришат...
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган. Аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Казанның Гарифҗанов урамында урнашкан ларекны тикшерде....
-
Сарманда диңгезчеләр бәйрәм итте
Кичә Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Сарманда бәйрәм үткәрелде. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Рангазар авылыннан хезмәт ветераны Илгиз ага Сабуров, Әфган сугышы ветераны - отставкадагы подполковник Рафаэль Газизуллин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов чыгышлары тыңланды, Саклаубаш авылыннан Ленар Нурмөхәммәтов җырлады, Зөфәр Заманов матрос биюе башкарды. Флот ветераннары...
-
Колмәттән Рузилә Шәйгалләмова хәйрия акциясенә тагын кул эшләре тапшырды
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә. Без райондашларыбызны акциябездә катнашырга чакырабыз. Сез кулдан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һәм башка әйберләрегезне редакциягә алып килә аласыз. Без аларны районның коляскада гына йөрүче инвалид балаларына тапшырачакбыз. Сезнең бүләкләрне алган балалар турында газетабызда язып барачакбыз. Акциябезгә Колмәт...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшелчә һәм тавык түшкәләре белән дөге
Сезгә яшелчә һәм тавык түшкәләре белән дөге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: алтын дөге - 100 грамм; катырылган яшелчә катнашмасы - 150 грамм; кызыл чили борычы - 1 данә; терияки соусы - 5 аш калагы; соя соусы - 3 аш калагы; тавык түшкәләре - 2 данә. Дөгене пешерергә куябыз -...
-
Сарман пенсионерларына уяу булырга киңәш ителә
Татарстан Республикасында чит оешмалар тарафыннан пенсияне совет акчалары белән яңадан исәпләү өчен гаризалар формалаштыру турында гариза алу очраклары теркәлгән. Алар халыкны пенсиягез 10 тапкырга арта дип ышандырырга тырышалар. 1992 елның 1 январенә кадәр 1956 елның 14 июлендә чыккан "Дәүләт пенсияләре турында"гы СССР кануны гамәлдә иде. 1990 елның 20 ноябрендә чыккан...
-
Сарманда Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр
Кичә Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан район үзәк ял паркында зур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә флотта хезмәт үткәннәр, аларның гаиләләре, әти-әниләре чакырылдылар. Чара мемориал комплекска тәкыялар салудан башланды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде. 1957-1960 елларда Балтыйк флотында хезмәт иткән Рангазар авылыннан хезмәт ветераны Илгиз ага...
-
Районда җәяүлене бәрдергәннәр
28-30 июльдә кичке якта уткәрелгән комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 33 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Болар арасында бер исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Бу хәл 30 июльдә төнлә булды. Моннан тыш, 10 - тизлек режимын арттыручылар, 7 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, 2 - иминият полисыннан...
-
Сарманда якташлар очрашуы узды
Кичә, 30 июльдә, район мәдәният йортында "Илһамлы Сарман" дип аталган иҗат кичәсе үтте. Аның кысаларында Сарманнан чыккан галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар белән очрашу булды һәм Татарстанның атказанган, халык артистлары чыгышы тыңланды. Катнашучылар үзләренең эшчәнлекләре белән дә таныштырдылар. Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
Райондашларга мошенниклар һөҗүм ясамасын
Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә мошенниклар һөҗүм итүе очраклары күбәйгән. Алар, ышанычка кереп, банк картасы мәгълүматларын алалар.Мошенниклар "барлык төр хезмәт күрсәтәбез", дип алдыйлар. Ышанган кешеләр аларга картаның барлык мәгълүматларын бирәләр. Әгәр мондый очрак булса, полициянең участок уполномоченныега шалтыратырга кирәк.