30 август 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – дөге һәм ананас белән тавык
Сезгә дөге һәм ананас белән тавык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тиресез һәм сөяксез тавык түшкәләре - 2 данә; - ананас - 1 данә; - арборио дөгесе - 100 грамм; - башлы суган - 1 данә; - тозлы җир чикләвеге - 50 грамм; - кызыл чили борычы - ½...
-
Район "Нечкәбил"ләренә сезнең тавыш кирәк
«Нечкәбил» бәйгесе сайтында анда катнашучыларга тавыш бирү дәвам итә. Бәйгедә безнең районнан Сарман "Сандугач" балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафина һәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәридә Шәйдуллина катнашалар. Алар өчен 5 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
-
Сарманлылар урманнарга керүдән тыелып торалар
Республика территориясендәге урманнарда IV һәм V класслы янгын куркынычы урнашу сәбәпле һәм метеорологларның алдагы көннәрдә дә коры, кызу һава сакланачагы турындагы белдерүләрен искә алып, ТР Министрлар Кабинеты урманнарга керүне чикләү турында боерык чыгарды. 1 сентябрьгә кадәр җәяүлеләргә дә, автотранспортка да урманнарга керүдән тыелып торырга кирәк. Ял һәм бәйрәм көннәрендә кешеләр...
-
Районда ЮХИДИ рейдлары узды
Узган атнада 26-28 август көннәрендә кичке якта район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максаты белән оештырылды. Нәтиҗәдә 16 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Алар арасында иң күбесе укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр булдылар, шулай ук иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән...
-
Бүген Сарманда "Бәхет биргән җирем – Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм үтәчәк
Бүген бассейн янындагы яңа паркта Республика көненә багышланган "Бәхет биргән җирем - Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтәчәк. Программада: 17.00 - бәйрәм концерты; 19.00 - "Казан - Татарстан башкаласы" дигән нәфис фильм; 19.30-22.00 - дискотека. Рәхим итегез!