30 июнь 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә Дамир Гарифуллин һәм Мөнәвәрә Кәлимуллина белән очрашу узды
Җәлил бистә китапханәсенең балалар бүлеге узган атнада Хезмәт даны музеенда үткән - якташыбыз, күпкырлы әдип, тарихчы, шәҗәрәче, балалар шагыйре Дамир Гарифуллин һәм "Җәлилнефть" идарәсе ветераны, Дамир абыйның туганы Мөнәвәрә апа Кәлимуллина белән очрашуда катнашты. Китапханәчеләр Дамир Гарифуллинга багышланган "Сабый күңелле шагыйрь" һәм Мөнәвәрә апа Кәлимуллинага багышланган "Сәяхәтләргә бай тормыш" дип...
-
Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Бүгенге көнгә районда күпъеллык үләннәр 6400 гектардан урылды, шуның 1900 гектары печәнгә алынды, калганы сенажга һәм терлек ашатуга китте. 2500 тонна печән, 21200 тонна сенаж һәм 36 тонна яфраказык әзерләнде.
-
Сарман районыннан җиде егет армиягә китте
Армиягә язгы чакырылыш дәвам итә. 30 июнь көнне Сарман һәр Мөслим районнары буенча 12 егет армия сафларына алынды. Шуларның җидесе - безнең районнан: Илназ Миңнуллин, Юрий Усов, Максим Иванов (Сарман), Артур Хәбилов, Фәнил Хөснетдинов (Җәлил), Вәсил Хәйруллин (Чураш), Рәмис Хафизов (Ләшәү Тамак). Соңгы "отправка" - 8 июльдә. Быелгы чакырылышта бер...
-
Сарманда җылытачак
Һава торышын соңгы ике көн буенча бәяләсәң, көз җитте дип уйларга була. Тик бу озак дәвам итмәячәк. 1 июльдән башлап, җылырак булачак, яңгырлар сирәгрәк явачаклар. Соңарып булса да, чын җәй килә безгә дә!
-
Сарман районы командасы пляж волейболы ярышларында икенче булды
20-23 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә авыл районнары егетләре һәм кызлары арасында (1998-1999 елгылар) пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Анда барлыгы 45 команда катнашты. Егетләр командалары арасында беренче урынны Алексеевск раойны командасы яулады, Сарман районы командасы - икенче, Мамадыш районы командасы өченче булдылар. Кызлар командалары арасында Алексеевск районы командалары...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Колмәт авылы табигате күренеше
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына фотолар күптән килгәне юк иде инде. Алсу Шәймөхәммәтова безгә Колмәт авылының берничә күренешен җибәрде.