30 май 2017 яңалыклары
-
Район халкы шикле әйберләргә кагылмаска тиеш
Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин. Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән,...
-
Сарманда янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм кирәк
Сарман авылында янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү өчен, Юсупов Илдар Изаил улы исеменә «Ак барс» банкында 40817810405214050197 номерлы счет ачылды. Банкның реквизитлары: БИК 049205805, ИНН 1653001805, к/с 30101810000000000805 в ПАО «Ак Барс» Банк.
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Дуслар белән – күңелле!" дигән фотоконкурс игълан итә
9 июньдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без фотоконкурс игълан итәбез. Ул "Дуслар белән - күңелле!" дип аталачак. Сездән дусларыгыз белән төшкән фотолар (балыкта, табигать кочагында, спорт уеннарында һ.б.) һәм кыскача язма көтәбез. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Катнашучылар өчен тавыш бирүне башлар алдыннан без аларның фотоларын...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – өрекле пирог
Сезгә өрекле пирог рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 3 данә; - шикәр - 8 аш калагы; - он - 190 грамм; - өрек - 200 грамм; - сода - ½ чәй калагы; - тоз - 1 чеметем; - сөт - 3 аш калагы; - ак май...
-
Петровка Завод мәктәбендә "Ел укучысы" билгеләнде
XXI гасыр укучысы акыллы, сәләтле, белемле һәм, һичшиксез, лидерлык сыйфатына ия булырга тиеш. Укучыларны халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын , тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү; туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре турындагы белем, күнекмәләрне системага салу һәм илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр итеп үстерүгә басым...
-
Район халкы Татьяна Воропаевага сорауларын бирә ала
2 июньдә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясенең Сарман бүлекчәсе җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Партиясе Рәисе Дмиртий Медведевның Татарстан Республикасындагы Региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева халыкны кабул итәчәк. Башлану вакыты - 11.00 сәгать. Алдан язылу өчен телефон: 2-41-64. tatarstan.er.ru сайтыннан фото
-
Петровка Завод авылында күпфатирлы йортка керү юлы салынды
Петровка Завод авылының Декабристлар урамында урнашкан күпфатирлы йортка керү юлы салу буенча эшләр төгәлләнде. Фоторепортаж - на портале Сармановского муниципального района.
-
Зур Нөркәй мәктәбенең сәләтле балалары җыенда катнаштылар
Кичә Сарманда сәләтле балалар җыены үтте. Анда Зур Нөркәй мәктәбеннән Айгөл Хәйруллина һәм Сиринә Хәмидуллина катнаштылар. Аларга сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.