29 декабрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле имин кичләр, кайнар күрешүләр, рәхәтләнеп сөйләшүләр, тәмле чәйләр сезгә,бүгенге кичтә!
Иң матур кичләр, иң җылы хисләр, иң изге теләкләр сезгә, дуслар!
-
"Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалы Яңа ел" дигән бәйрәм иртәсе булды
29 декабрь көнне "Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалы Яңа ел" дигән бәйрәм иртәсе булды. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре бик иртә башланды. Иң беренче әти - әниләр комитеты тәгъдиме белән "Балалар бакчасы сиңа истәлеккә" дигән кул эшләре конкурсы игьлан ителде. Бу конкурска бөтен әти-әни,балалар бик теләп катнаштылар. Без узебезнең...
-
Әлфиназ белән Рәзилә республика күләмендә танылу алдылар
Сәнгать мәктәбе укучылары Әлфиназ һәм Рәзилә Бәдертдиновалар кечкенә генә булсалар да, инде төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүләр яуларга өлгерделәр. Алар икесе дә сәнгатьле итеп шигырь укыйлар, Әлфиназ моның өстенә җырлый да. Әле күптән түгел генә Яр Чаллы шәһәрендә үткән республика "Бәхет йолдызы" фестиваль конкурсында апалы-сеңелле Бәдертдиновалар -"Нәфис сүз", Әлфиназ шул ук...
-
Илексаз укучылары республика фестивалендә җиңделәр
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте, "Салават күпере" журналы редакциясе филиалы, "Сәхнә" сәнгать журналы белән берлектә "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале үткәрелгән иде. Илексаз мәктәбенең Гөләндәм Хәлиуллина һәм Наилә Әһелтдинова җитәкчелегендәге театр коллективы анда актив катнашып, зона турында лауреат исеменә лаек булды. Театр коллективы, уңышлы чыгыш ясап, республика турына да үтте...
-
2017 елда республика торак пунктларының 373 урамында юлларга таш түшәлде
Быел юлларга таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2017 елда Татарсан Республикасы торак пунктларының 373 урамында таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы өч елда республикада...
-
Райондашлар Эт елына нәрсә бүләк итәргә ярамаганны белсеннәр
Билгеле, иң актуаль бүләк - көчек. Әмма ниндидер сәбәпләр белән эт асрарга ярамый икән, уенчык эт алыгыз. Бүген кибетләрдә эт формасындагы көнкүреш кирәк-яракларын да күпләп табарга була. Эт рәсеме төшерелгән сөлге яисә футболкага кем генә сөенмәс! Ә менә чылбырлар, муенсалар бүләк итә күрмәгез. Моны Эт яратмый. Ни өчен икәнен беләсез:...
-
Сарманлыларга, Сары Эт елын каршылаганда, ничек киенергә?
Ел символы гадилек һәм тыйнаклыкны үз иткәнгә күрә, боларны кием сайлаганда да истә тотарга кирәк. Традицион фасоннарга өстенлек бирегез, ялтыравык һәм үтә ачык төсләрдән китегез. Төп төсләр итеп аксыл көрән, соры, алтынсу, кызгылт сары, гәрчич, шулай ук сары һәм кызгылт көрән төсләрне сайларга киңәш ителә. Фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алдык.
-
Райондашларыбызга Резидә ШӘРӘФИЕВАдан «Ералаш» салаты РЕЦЕПТЫ
Татарстанның халык артисты Резидә ШӘРӘФИЕВА бик тәмле һәм ансат ясала торган салат рецепты белән бүлеште. Салат өчен кирәкле продуктлар: пешкән ит (сыер, тавык яки күркә ите), кыздырылган суган, чи кишер, пешкән чөгендер, кәбестә, майонез Пешкән итне тәлинкәгә тезәсең дә аның өстенә күп итеп кыздырылган суган саласың, майонез сылыйсың. Аның өстенә...
-
Сарманлылар, һичшиксез шулай эшләгез
Нәкъ төн уртасында табындагы ризыкларны һәм эчемлекләрне алыштырсагыз, сезне ел буе уңыш ташламас. Һичшиксез тормышка аша, диләр, эшләп карагыз. Фото:https://pixabay.com/ru/photos/
-
Райондашлар Яңа ел табынына ниләр әзерләргә кирәклеген беләләрме?
Сүз дә юк, табында төп урын ит ризыкларына бирелергә тиеш. Аларны ничек телисез, шулай әзерләгез: тутырылган тавык яки үрдәкме ул, шашлыкмы, тапаланган итме яисә койкамы - барысы да хуплана. Моннан тыш табында теләсә нинди казылык, ветчина һәм салатларга урын бирелергә тиеш. Уылдык яки балык белән ясалган традицион бутербродлар, маринадланган гөмбәләр...