29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кызыклы сәяхәттә булдылар
28 сентябрьдә Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында район үзәгендәге «Кояшкай» балалар бакчасының зурлар төркемендә "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" дип исемләнгән шөгыль үткәрелде. Аның максаты балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү булды. Тәрбияче апалары Ризидә Гаделшина аларга уен ярдәмендә транспорт...
-
Саклаубаш мәктәбендә киновикторина уздырылды
28 сентябрьдә Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында район киноучреждениесе Саклаубаш урта мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган киновикторина үткәрде. Укучылар кызыклы уеннарда катнаштылар. Ә викторина сорауларына иң күп дөрес җавапны биргән укучыларга призлар тапшырылды.
-
Сарман гимназиясендә ярминкә гөрләде
Сарман гимназиясендә ярминкәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу юлы да укучылар үзләре пешергән тәмле ризыкларны, бәйләгән һәм чиккән әйберләр һәм башка бик күп төрле кул эшләрен алып килгәннәр иде. Укучылар да, укытучылар да, башка хезмәткәрләр дә ярминкәдәге товарларны бик ошаттылар: тәмледән-тәмле тортлар, печенье, пиццаларны алырга ашыктылар. Ярминкәләрдән кергән акчалар игелекле...
-
Сарманлылар хаҗдан кайттылар
Кичә сарманлылар исән-сау һәм тулы составта хаҗ сәфәреннән әйләнеп кайттылар. Казанда аларны районның имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт каршы алды. Ә транспорт белән "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәм итте.
-
Сарманда “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде
Кичә, 28 сентябрьдә, 06.30 сәгатьтән 7.45 сәгатькә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча «Тоннель» профилактик чарасы уздырдылар. Әлеге чараның үзенчәлеге шунда - юлда барган барлык транспорт чаралары да туктатып тикшерелә. Сәгатьтән артык вакыт эчендә 35 транспорт чарасы тикшерелде. Шулар арасында 3 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның...
-
Сарманлылар Чаллы ярминкәсендә катнашачак
1 октябрь көнне сарманлылар ярминкә белән Яр Чаллыга барачак. Анда үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән сату итәргә теләгән һәркем катнаша ала. Белешмәләр өчен телефон: 2-50-54.