29 июль 2018 яңалыклары
-
Мәскәүдә пенсия законына үзгәрешләр кертүгә каршы акция узды
19 июльдә Дәүләт Думасы пенсия законына үзгәрешләр турындагы хакимият закон проектын беренче укылышта кабул итте.
-
Россиядә бүген Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә
Санкт-Петербургта Россия президенты Владимир Путин Хәрби диңгез флоты диңгезчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
-
Казанның Совет районында ике трамвай бәрелешкән
Һәлакәт 28 июль көнне Компрессор заводы тирәсендә булган.
-
Данир Сабиров Илсөя Бәдретдинова белән ресторанга бара [фото+ВИДЕО]
Күптән түгел Данир Сабировның Инстаграмында кызыклы фотолар пәйда булды дип язган идек. Беренчесендә Данирның Илсөя Бәдретдинованы биленнән тотуы һәм моны хатыны Миләүшәнең күреп алуы төшерелсә, икенче сурәттә Илсөя белән Миләүшәнең ни турындадыр кызып-кызып сөйләшүен чамаларга мөмкин.
-
Фатиры өчен бертуган сеңлесен үтергән Чаллы кешесе хөкем ителде
Чаллыда яшәүче Оксана Рудникны әнисенең фатиры өчен бертуган абыйсы үтерергә заказ биргән.
-
Россия Төркиягә сыер итенең беренче партиясен җибәрде
Вице-премьер сүзләренчә, Төркиядән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән иткә сорау бар.
-
Роспотребнадзор мәктәпләргә 177 млн сум штраф салган
Роспотребнадзор Россия мәктәпләрен яңа уку елына әзерлеген тикшерү кысаларында укучылар өчен меңнән артык кием үрнәген тикшергән.