29 июнь 2017 яңалыклары
-
Район басуларында эшләр дәвам итә
Район басулары, матур булып, әллә кайдан күзгә ташланып торалар. Алар хәтта ниндидер флагны хәтерләтәләр. Хәзерге вакытта район басуларында терлек азыгы әзерләү бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 32200 тонна сенаж, халык белән берлектә 495 тонна печән әзерләнгән. Күпъеллык үләннәр 6800 гектарда урылган.
-
"Сарман" киноучреждениесе коллективы Сабантуйга бүләк җыйды
Сабантуйга әзерлек дәвам итә. "Сарман" киноучреждениесе коллективы район үзәгенең Ленин урамында бүләк җыйды.
-
Сарман аграр көллиятендә үткән чыгарылыш кичәсеннән фоторепортаж
Сарман аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтүе турында без хәбәр иткән идек. Сезгә аннан тагын фотолар тәкъдим итәбез.
-
Илексаз авыл җирлегендә Сабантуйлар үтәчәк
Илексаз авыл җирлегендә Сабантуйлар узачак. 1 июльдә 16.00 сәгатьтә Иганәбаш авылында кичке Сабантуй булачак. 2 июльдә 09.00 сәгатьтә - Илексазда, 12.00 дә - Мортышбашта оештырылачак. Хөрмәтле авылдашларны һәм кунакларны бәйрәмдә көтәбез! Бәйрәмне оештыручылар.
-
Сарман аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте
Сарман аграр көллиятендә бүген чыгарылыш кичәсе үтте. Быел көллиятне 260 укучы тәмамлады. 120 укучы кыш көне диплом алган булса, 140ына аны бүген тапшырдылар. Кулларына белгечлек буенча диплом алган кызлар һәм егетләр мөстәкыйль тормыш юлына аяк басалар. Кемдер эшкә урнашыр, теләгәннәр укуларын югары уку йортларында дәвам итәрләр. Аграр көллият тәмамлаган укучыларның...
-
Илексазда авыл исеме белән күрсәткеч куйдылар
Илексаз авылы янында авыл исеме белән күрсәткеч урнаштырылды.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән пешерелгән бәрәңге
Сезгә сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сыр - 300 грамм; - ак май - 5 аш калагы; - башлы суган - 1 баш; - сөт - 1 стакан; - майлы каймак - 1 стакан; - тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча; - уылган мөшкәт...
-
Районда үтәчәк Сабантуйлар графигында үзгәрешләр бар
Дуслар! Без сезне районда үтәчәк Сабантуй бәйрәмнәре графигы белән таныштырган идек. Хәзер анда үзгәрешләр барлыкка килде. 2 июльдә Татар Карамалысы авылында узачак бәйрәм 10.00 сәгатьтән 12.00гә күчте. Ләке авылында Сабантуй белән Питрау бер көнгә - 8 июльгә планлаштырылган иде. Яңа график буенча, анда Сабантуй - 1 июльдә 15.00 сәгатьтә, Питрау...
-
Район оешмалары эш эзләүчеләрнең хокукларын чикләүче мәгълүматны бастырмаска тиеш
Хөрмәтле эш бирүчеләр һәм кадрлар агентлыклары! Исегезгә төшерәбез: Россия законнары эш урыннары турында эш эзләүчеләрнең хокукларын чикләүче мәгълүматны бастыруны тыя. Әйтик, эш урыны турындагы игъланнарда чикләү рөхсәт ителми. Ягъни эш сыйфатлары белән бәйләнмәгән, мәсәлән, җенес, яшь, гражданлык, күчемсез милек булу-булмау турындагы мәгълүматлар таләп ителергә тиеш түгел. Шулай итеп, җенес, яшь,...
-
"Сарман" киноучреждениесе машина белән бүләкләнде
«Сарман» киноучреждениесе коллективы ике ел рәттән эш нәтиҗәләре буенча муниципаль киноучреждениелар арасында республика күләмендә икенче урынны яулап, LADA Largus машинасы белән бүләкләнде.
-
Иске Кәшер Сабантуена Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова киләләр
Иске Кәшер авылында Сабантуй 1 июльдә 15.00 сәгатьтә үтәчәк. Халык күңелен чакырылган артистлар күрәчәк - бәйрәмгә Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова киләләр.