29 май 2014 яңалыклары
-
Сарман редакциясендә ямьләндерү эшләре бара
Яз җиткәч тирә-юнь ямьләнә. Табигать - үзеннән үзе, ә яшәү, эш урыннарын, бакчаларын кешеләр үзләре матурлый. Тирә-юнь ямьләнгәндә без дә кырда калмаска булдык һәм редакция каршына петуния, бархатцы һәм целозия чәчәкләре утырттык. Тиздән алар матур булып үсәрләр.
-
"Җырлы, моңлы балачак" бәйгесендә катнашкан сарманлыларны "ТНВ-Татарстан" каналыннан күрсәтәчәкләр
Сарман сәнгать мәктәбенең Рәйсә Фәретдинова классы укучылары Татарстан яңа гасыр телевидениесе үткәрә торган халыкара "Җырлы, моңлы балачак" бәйгесендә катнашты. Алар районыбызның танылган шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина һәм Әнәс Ибәтуллин сүзләренә Рәйсә Фәретдинова иҗат иткән җырларны башкардылар. "Энҗе бөртекләре" ансамбле һәм Агыйдел Миңнуллина бәйгенең лауреатлары булдылар. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз, тагын...
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үтте
Бүген Сарман авылының "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменең чыгарылыш кичәсе булды. Балалар бакча белән күңелле уеннар уйнап, җырлап-биеп, шарлар очырып саубуллаштылар. 1 сентябрьдә алар, мәктәп бусагасын атлап, беренче сыйныфка керәчәкләр.
-
Районда планлаштырылган чәчү эшләре төгәлләнде
Районда 61927 гектарда планлаштырылган чәчү эшләре төгәлләнде. Аның 39073 гектарын бөртеклеләр, 7754 гектарын - шикәр чөгендере, 8500 гектарын рапс тәшкил итә. Бүгенге көндә игеннәрне тәрбияләү бара. Корткыч-бөҗәкләргә каршы 10600, авыруларга каршы - 7700, чүп үләннәренә каршы 29300 гектар эшкәртелде.
-
Район унберенче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең унберенче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. 26 майда алар география һәм рус әдәбияты фәннәре буенча имтихан бирделәр. Алдагы бердәм дәүләт имтиханы "унберләр"не 2 июньдә көтә. Бу көнне алар чит телдән имтихан тапшырачаклар. Шулай ук укыгыз: Сарман районының тугызынчы сыйныф укучылары төп чыгарылыш имтиханнары тапшырдылар
-
Сарман районы командасы Минзәләдә волейбол турнирында икенче урынны алды
24-25 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә зур шәһәр промышленность оешмалары һәм авыл районнары җыелма командалары арасында Татарстан Республикасы волейбол федерациясе Президенты Кубогына волейбол буенча зона ярышлары узды. Командалар составында бер волейболчы хатын-кыз булырга тиеш иде. Ярышларда беренче урынны Минзәлә районы командасы алды. Сарман районы командасы - икенче, Мөслим районы командасы өченче...