28 декабрь 2012 яңалыклары
-
Мактау тактасы
"Нөркәй" агрофирмасы бозау караучысы Раушания Исхакова Яңа елга зур хезмәт уңышлары белән керә. Ул үз тәрбиясендәге бозауларның һәркайсыннан 775 грамм уртача тәүлеклек үсеш алып, ел башыннан 183 центнер ит җитештерде.
-
Мактау тактасы
Халит Маликов - "Нөркәй" агрофирмасының иң алдынгы механизаторларының берсе. "МТЗ" тракторында эшләп, быел ул 12685,3 тонна сенаж, 17711,8 тонна силос салды.
-
Гимназистлар булдырды
Казанда технология университетында «Химиклар КВНы» фестивале узды. Сарман гимназиясенең «Циклоботаны» командасы анда икенче урынны яулады. Команда капитаны Гүзәл Хафизова һәм аның членнары Айгөл Гарипова, Регина Петрова, Раилә Газизова, Игорь Нафиков, Ләйсән Нуриева, Мостафина һәм Сәгъдәтова Айсылулар, Альберт Минһаҗев - 11 нче сыйныф укучылары, Рушан Хәсәншин - 8 нче «Б»дан. Команда...
-
Нәкыйп абый рәхмәте
Мортамакта яшәүче Нәкыйп Хафизов - район газетасына 3-12 нче декабрь аралыгында язылучылар арасында уйнатылган бүләкләрне отучыларның берсе. Бү-ләкне алырга килгәч, ул район газетасын яратып укуын, 1964 нче елдан үзе һәм якыннары турында язмалар чыккан барлык газеталарны җыеп баруын әйтте. Нәкыйп абый гомере буе колхозда шофер булып эшләгән. Бүгенге көндә мал-туар,...
-
Равия – җиңүче
Республиканың Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы «Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү үзәге» региональ яшьләр җәмәгать оешмасы белән берлектә профильле юнәлешләр буенча эшләүче ирекле (волонтерлык) оешмаларның социаль инициативаларына булышлык йөзеннән, «Алга» дип исемләнгән Республика конкурсы уздырды. Районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Равия Салихова мөмкинлекләре чикләнгән балалар...