28 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Район Советында чираттагы киңәшмә уздырылды
Район Советында бүген чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек Фәрит Мөнәвирович яңа район социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән таныштырды. Бу җаваплы вазифага Гыйльметдиноа Лилия Мирзаһит кызы билгеләнде. Аннан район башлыгы муниципаль хезмәткәрләр арасында баручы республика Спартакиадасы кысаларында катнашып, мини-футбол буенча - өченче,...
-
Зур Нөркәйдә әниләрне яраталар
Зур Нөркәйдә балалар катнашында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Саклаубашта оста куллы, талантлы әниләр яши
Саклаубаш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт үткәрелде. Бәйрәмгә иң талантлы, уңган әниләр килде. Алар үз куллары белән бәйләгән киемнәр, кышка әзерләнгән салатлар, камыр ризыклары алып килгәннәр. Әниләр үзләренең уңганлыкларын сәхнәдә дә күрсәттеләр: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ә балалары аларга иң җылы һәм матур сүзләрен, аларга кушып, җырларын бүләк иттеләр.
-
Иске Имән әниләре – бердәнберләр
Иске Имән балалар бакчасында " Әнием - син минем бердәнберем!" дигән кичә үтте. - Нәниләребез әниләренә, бәйрәм белән котлап, шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Әниләр белән бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнадылар. "Безнең әниләребез бик күп матур сыйфатларга ия. Шулай да, балалар, сез әниләрегезне беренче чиратта нәрсә белән тиңләр идегез?" -...
-
Ләшәү-Тамак әниләре – иң уңганнар
Ләшәү-Тамак балалар бакчасында "Әнием - иң кадерлем" дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Кунаклар - әниләр һәм әбиләр балаларның әзерләгән номерларын карадылар. Соңыннан әниләр белән бергә төрле конкурсларда катнаштылар.
-
Сөлектә әниләрне олыладылар
Сөлек мәдәният йортында "Бәйрәмегез белән, Әниләр" дип исемләнгән кичә үтте. Программада кызыклы уеннар, җырлар, биюләр бар иде. Бәйрәм әниләр пешергән ризыклардан әзерләнгән табын артында чәй эчү белән тәмамланды. Әниләр күңелле ял иттеләр.
-
Өчөйле Саклау: үзе кечкенә, әмма төш кенә
Өчөйле Саклау мәдәният йортында "Ана - шәфкать нигезе" дигән исемдә нәниләр һәм укучылар катнашында бәйрәм концерты уздырылды. Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев бәйрәм белән тәбрикләде, олы юбилейлары уңаеннан С. Хәертдиновага һәм Миңнуллиналар гаиләсенә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырды. Нәниләр һәм укучылар үзләренең берсеннән-берсе матур җырлары, нәфис сүз, дәртле биюләре,...
-
Колмәтлеләр өчен әниләр – иң-иң кадерлеләр
Колмәт мәдәният йортында "Иң-иң кадерлеләребез" дигән бәйрәм чарасы үтте. Балалар җыр, нәфис сүз, бию белән барлык әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Әниләр белән балалар, бәйгеләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Кәүҗияклеләр өчен Әниләр көне – иң матур бәйрәмнәрнең берсе
Кәүҗияк мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелде. Укучылар арасында әниләрнең портретын ясау буенча конкурс узды. Башлангыч сыйныф укучылары "Иң-иң" дип аталган иртә үткәрделәр. Укучылар әниләренә үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр. Өлкән сыйныф укучыларының әниләре арасында бәйге оештырылды. Әниләр үзара тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйге концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды....