28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Районда аракы сатучылар ЕГАИСка күчәчәкләр
Киләсе ел башыннан этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату күләмен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) эшли башлаячак. Төгәлрәге, ул инде хәзер дә эшли, бары тик республикада, димәк, районда да аңа ялганучылар гына юк әле. Ә 1 январьдан ул күпләп сату оешмалары өчен мәҗбүри булачак. Ваклап...
-
Район оешмаларында минималь хезмәт хакы билгеләнде
Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр. Ул 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан профсоюзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды. Әлеге документ федераль бюджеттан акча ала торган оешмаларны исәпкә алмыйча, республикадагы барлык эш...
-
Байкалга метеорит төшкән
Әлеге метеорит 22 октябрьдә үк беренче тапкыр күренә. тик аның Җиргә төшкәне турында бүген генә билгеле булды. Аны видеога да төшергәннәр. Метеорит Байкал күленә төшкән.
-
Сарман районында әби-бабайларны хөрмәт итәләр
28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне. Әйе-әйе, без ялгышмадык, Әби-бабайлар көне (Өлкәннәр көне белән бутамаска). Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә. Бүген әби-бабайларыгызны бәйрәм белән котларга онытмагыз, аларның үтенечләренә аеруча уяу булырга тырышыгыз. Алар игътибарны бигрәк тә ярата.
-
Сарманлыларның 2016 елда ял итү графигы билгеле булды
2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан ун көн рәттән - 1-10 гыйнварда ял итәчәкбез. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә безне дүрт көн - 5-8 мартта (шимбәдән алып сишәмбегә кадәр) ял көтә. Май аенда 1,2,3 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе), шулай...
-
Сарманлылар пауэрлифтинг буенча ТР Беренчелегендә призлы урыннар алдылар
24-25 октябрь көннәрендә Казан шәһренең "Батыр" спорт комплексында ир-атлар һәм ветераннар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. 60 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасында Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Флорит Мәкъсутов чемпион булды. Аның укучысы Рузил Әһелтдинов (1999 елгы) 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә зурлар арасында өченче...
-
Районда яңа җитәкчеләр билгеләнде
«Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Җиһангиров Эльвир Нәфис улы билгеләнде. Ул 1980 елның 7 августында Азнакай районының Буралы авылында туган. Югары белемле, 2004 елда Әлмәт муниципаль институтын экономист-менеджер белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт юлын 1997 елда Җәлил җылылык челтәре предприятиесендә җылылык һәм сату инспекциясе бүлегендә җылылык...
-
Сарманлылар юлда игътибарлы булырга тиешләр
Юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбрәк көзге-кышкы ел фасылларында була. Сезонга бәйле транпорт агымының күбәюе һәм һава торышының көйсезлекләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да күп игътибарлылык сорый. Автотранспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл торышының үзгәрүенә җавапсыз каравы һәлакәткә китерергә мөмкин. Көз җитү белән якты көннең озынлыгы кыскара, ә караңгыда күз күреме бермә-бер...