28 сентябрь 2012 яңалыклары
-
57 команда килде
28 нче сентябрь көнне Сарман аграр көллияте базасында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында КВН республика уеннары сезоны ачылды. Аңа катнашырга теләк белдергән алтмыштан артык команданың 57 се килгән иде. Бу хактагы тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
-
Бу ФАП – икенчесе
Бүген Азалак авылында яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә модернизацияләү программасын уңышлы тормышка ашырган өчен республикага федераль бюджеттан бирелгән өстәмә акчалар хисабына районда быел төзелгән икенче ФАП бу. Пунктны файдалануга тапшыру тантаналы шартларда үтте. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров,...
-
Йөгереп күрсәттеләр дә соң!
Узган шимбәдә район үзәгенең "Старт" чаңгы базасында "Милләтләр кроссы" кысаларында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышта катнашучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев тәбрикләде, уңышлар теләде. Ярышларда 20 мәктәп, аграр көллият, физкультура коллективлары командалары, спорт сөючеләр катнаштылар. Шулай итеп, бу көнне старт сызыгына 270ләп йөгерешче басты. Ярышлар өч яшь категориясендә:...
-
Синнән әле яшьлек үтмәгән
Гомер үткән саен, якты, изге, моңсу һәм сагышлы хатирәләрне барлыйсың, әйтелми калган сүзләр, кылган яки кылынмый калган гамәлләр, мөмкин булып та, башкарылмаган эшләрне уйлый-уйлый, хәтердә үткәннәргә кайтып киләсең. Гомернең бит аның шундый мизгелләре була: вакыт агышы кинәт туктап калгандай тоела да, яшьлеккә кайткандай буласың. Әле яңа гына сине борчыган вакыйгалар...
-
Үкенергә калмасын
1 нче октябрьдән соцпакеттан баш тарту яки аңа кире кайту турындагы гаризаларны кабул итү туктатыла. Соцпакетның дарулар өлеше 613 сум тәшкил итә. Тик бу айга шул бәядән арткан даруларны алып булмый, дигән сүз түгел. Ташламаларга хокуклы гражданнарны кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Тик алар арасында соцпакеттан баш тартып, ташламалардан...
-
сезнең өчен, өлкәннәр
1992 нче елдан башлап, илдә һәм республикада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган чираттагы брифингта шулар турында сүз алып барылды. Республикада бер миллионнан артык өлкән кеше яши. Бу - барлык халыкның 27,7 проценты. Алар арасында озын гомерлеләр, ягъни 100 яшь чиген үтүчеләр дә бар,...