28 февраль 2014 яңалыклары
-
Александровкада "Май чабу" бәйрәме узачак
1 мартта 10:00 сәгатьтә Александровка авылында "Май чабу" бәйрәме үтәчәк. Программада уеннар, җыр-биюләр, коймак ашау каралган.
-
Минзәлә татар дәүләт драма театры Күтәмәлегә килә
7 мартта Күтәмәле мәдәният йортына Минзәлә татар дәүләт драма театры киләчәк. Алар ике бүлектә Әбү Бәкернең "Буйдаклар" комедиясен күрсәтәчәкләр. Башлану вакыты - 19:00 сәгатьтә.
-
Сарманда ветераннарны һәм инвалидларны бәйрәмгә көтәләр
5 мартта 10:00 сәгатьтә Сарман авылы ветераннарын һәм инвалидларын район мәдәният йортына 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәмгә көтәләр. Рәхим итегез!
-
Сарманда яшьләр өчен дискотека үткәрелә
Егетләр һәм кызлар! 1 мартта Сарман мәдәният йортында яшьләр өчен дискотека узачак. Керү бәясе - 30 сум. Башлану вакыты - 20:00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Сарайлыда укучылар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышалар
Сарайлы мәктәбендә бик күркәм күренеш - шефлык итү сакланып калган. Атна саен урта сыйныф укучылары, дәресләрдән соң җыелып, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышырга баралар. 24 февральда алар сугыш һәм тыл ветераны Хәмит Юнысовның капка төбен кардан чистартканнар. Укучылар да, укытучылар да мондый чараларда бик теләп катнашалар.
-
Мортыштамакта инглиз теле укытучылары берләшмәсе утырышы узды
27 февральда Мортыштамак мәктәбендә инглиз теле укытучылары методик берләшмәсенең киңәшмә утырышы булды. Киңәшмә мәктәпнең инглиз теле укытучысы Наталья Галиева тугызынчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрүеннән башланып китте. Аннан соң район укытучылары дәрескә анализ ясадылар, аерым чыгышлар ясалды, киләсе айларга эш планнары кабат каралды. Хәзерге заман мәктәпләрендә инглиз телен укытуның...
-
Сарман районында радиациядән качу урыннары тикшерелде
1990 елның 1 мартыннан бирле без Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәбез. Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы 1972 елда эшли башлый. Бүгенге көндә аның составына 50 ил кергән, тагын 20 ил - күзәтчеләр сыйфатында. 1990 елда дәүләт комитеты хокукларында Россия коткаручылар корпусы булдырыла. Соңрак ул РФнең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр...