27 декабрь 2018 яңалыклары
-
Сарманда Үзәк чыршы ачылды
Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Кемнәрдер өчен - гаилә бәхете, икенче берәүләр өчен - хезмәт уңышлары, өченчеләр өчен башка төр шатлык-куанычлары, район тормышында да халык хуҗалыгының төрле тармаклардагы уңышлары белән истәлекле булган Эт елын без зур рәхмәт хисләре белән озатабыз.
-
Түбән Ләшәү авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ситдиков Гата Ситдыйк улына бүген 90 яшь тулды
Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авылдашлары, балалары тәбрикләделәр.
-
“Сагындым, шулкадәр күрәсем килә” дип елаучы абзый видео-хитның серен чишә
Бервакыт телефон, интернетларны “елак абзый” видеосы басып алды. Хәтерләсәгез, аның эчтәлеге болайрак иде: “Исән-сау булып, 24ләре генә җитсә ярар иде. Очынып кайтып җитәр идем. Үземнең бертуган сеңелләрем кебек бит сез, барыгызны да күрәсем килә. 20 ел узганга ышанасы килми… Сагындым, сагындым, шулкадәр күрәсем килә сезне”, – дип күз яшьләре түкте ул. Әлеге видеоны күрүчеләрнең башында: “Кем икән бу?” – дигән сорау тумый калмагандыр. Табылды бит ул кеше! Мәскәүдә яшәп ятучы 46 яшьлек мишәр егете – Рәфис Атаказов икән ул!
-
Озак еллар Әлмәт театры режиссеры булган Зәкия Туишева вафат
Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.
-
Ләшәү –Тамак мәктәбендә Яңа елга пиратлар килгән
Ләшәү –Тамак мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды.
-
2019 елда кайсы тармак хезмәткәрләре эшеннән кыскартылырга мөмкин?
Киләсе елда барлыгы 230,8 мең кеше эшеннән колак кагарга мөмкин, дип фаразлыйлар Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.
-
Гаделнең балачак хыялы чынга ашкан
Редакциябездә кунак булып китте - хезмәттәшебез Гүзәл Шәрипованың улы Гадел. Ул, быел Сарман урта мәктәбен тәмамлап, хәрби уку йортына керде.
-
«Сандугач»та юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы беләләр
«Сандугач»та юл кагыйдәләрен белү буенча ярыш үтте.