27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин – Австриядә эшлекле сәфәрдә
Бу көннәрдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин - Австриядә эшлекле сәфәрдә. Татарстаннан "ТР муниципаль берәмлекләр Советы" ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендәге делегация 30 октябрьгә кадәр Австриядә булачак. Алар анда "Җирле үзидарә органнарыэшчәнлеген оештыруда Австрия тәҗрибәсе. Дәүләт власте һәм җирле үзидарәнең үзара эшчәнлеге" дигән темага багышланган семинарда катнашалар. Бүген Татарстан делегациясе Вена...
-
Районда һава торышы бозыла
30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Татарстанда һава торышы шактый начараячак. Кар, буран һәм бозлавык көтелә. Беренче көнне кар явачак, төнлә температура -6 градуска кадәр төшәчәк, көндез +3 -2 булачак. 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә көчле җил булачак, кар һәм буран нәтиҗәсендә күз күреме 1 километрга кадәр булачак. Юлларда бозлавык көтелә....
-
Җәлилдә депутатлар халыкны кабул итәчәкләр
Иртәгә, 28 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә Җәлил бистә Советы бинасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары халыкны кабул итәчәкләр.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләк-җимеш коктейле
Сезгә җиләк-җимеш коктейле рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: банан - ½ данә; рәваҗ - 1 стакан; консервланган ананас - 0,3 стакан; алма - ½ данә; шикәрле кондитер бизәкләре - тәм буенча. Рәваҗның сабакларын юабыз, кисәкләргә бүләбез. 0,5 литр суга 209 грамм рәваҗ исәбеннән, кайнап чыкканнан соң, бер-ике минут компот пешерәбез....
-
Җәлилдә балалар бакчалары арасында "Юл кагыйдәләре әлифбасы" дигән конкурс узды
Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында "Юл кагыйдәләре әлифбасы" дип исемләнгән конкурс үтте. Конкурста 6 балалар бакчасы катнашты. Беренче урында - 5 нче санлы "Әкият" балалар бакчасы, икенче урынны 1 нче санлы "Березка" балалар бакчасы алды, өченче урын "Аленушка" (барысы да - Җәлил бистәсе) үзе яулады.