27 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Саклаубаш мәктәбе укучылары интернет-дәрестә катнаштылар
Бүген, 27 сентябрь көнне, Саклаубаш урта мәктәбе укучылары "Белем бирү мохитендә наркоманияне кисәтү" дигән темага үткәрелгән Бөтенроссия интернет-дәрестә катнаштылар.
-
Илексаз мәктәбе укучылары “Тамырлар” фонды һәм музей хезмәткәрләре белән очраштылар
"Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз", - дигәннәр борынгылар. Шушы максаттан мәктәбебездә Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче "Тамырлар" фонды һәм Сарманның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре кунакта булдылар. Иң элек "Тамырлар" фонды директоры Марат Туйкин эш барышы белән таныштырды, соңыннан Әлфия Фәрит кызы шәҗәрәләр төзү тәртибен аңлатты. - Шәҗәрәләр...
-
Мортыштамак укучыларын эзтабарлар сафына кабул иттеләр
Бүген, 27 сентябрь көнне, Мортыштамак мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул иттеләр. Бу бәйрәмне сыйныф җитәкчеләре Гүзәлия Фирдәвис кызы кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырды. Анда кечкенә вакытларында пионерлар булган әти-әниләрнең дә катнашуы бәйрәмне тагы да эчтәлеклерәк итте, ямь өстәде.
-
Сарайлыда дәрес узды
Сарайлы мәктәбендә Әзһәр Габидинең тууына 90 ел тулуга багышланган дәрес узды. Укучылар анда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.
-
Сарман урта мәктәбе укучылары имтихан биреп карадылар
Укулар башланганга нибары бер ай үтеп бара, ә Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары узган атна дәвамында имтиханнар биреп карадылар. Унберенчеләр дә, тугызынчылар да мәҗбүри булган рус теле, математика фәннәреннән һәм үзләре сайлаган предметлардан сынау үттеләр. Бу атнада татар теленнән дә белемнәрен сынаячаклар. Әзерлек имтиханнары максималь дәрәҗәдә...
-
Пенсия фонды гаризалар кабул итә
Сентябрь азагына кадәр Татарстан гаиләләренә ана капиталы сертификатын һәм ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаларны бер үк вакытта бирергә мөмкин. Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаны алырга сертификатка ия, яисә 30 сентябрьгә кадәр сертификат алачак, акчаларын кулланып бетермәгән гаиләләр хокуклы. Гаризаны 2016 елның 30...
-
Чөгендерчеләрне район башлыгы үзе бүләкләде
Узган шимбәдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов шикәр чөгендере алуда хезмәт куйган алдынгыларны бүләкләделәр. "Ропа" Евро-Тигр комбайннарында эшләүче экипажлар арасында беренче-икенче урыннар - "Сарман" агрофирмасы хезмәтчәннәре Заһир Шәйхеразиев белән Илдар Гыйләҗевта, Вәдүт Хөснуллин белән Айрат Шәймөхәммәтовта. Нөркәйлеләр - Руслан Миңнемөхәммәтов белән илдар Хуҗин...