27 июнь 2014 яңалыклары
-
Район чыгарылыш сыйныф укучылары уку йортлары сайлыйлар
Кичә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте. Хәзер булачак студентлар кайсы уку йортына керергә дип "баш ваталар". Моны белер өчен без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә аноним сораштыру үткәрәбез.
-
Карашай Саклауда Зәкия Шәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Карашай Саклау авылында гомер кичерүче Шәйдуллина Зәкия Насифулла кызы бу көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гыйбрәтле тормыш юлы узган Зәкия апа үзе хакында менә нәрсәләр сөйләде. - Тумышым белән Шәрләрәмә авылыннан мин. Гражданнар сугышында катнашкан әтием Насифулла бик тырыш, эшчән кешеләрнең берсе иде. Үзенең яргычы белән тирә-як авыл...
-
Районда һава торышы бозыла
Татарстан Республикасы УГМСы хәбәр иткәнчә, 28 июньдә Республикада яшенле көчле яңгыр, көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә. Шул сәбәпле, электр белән тәэмин итү һәм элемтә зыян күрүе, юл һәлакәтләре булуы, автобус рейслары тоткарлануы ихтимал.
-
Янурыс авыл җирлегендә таратылган ташны җәю эшләре башланды
Янурыс авыл җирлегенең Янурыс һәм Иске Әхмәт авылы урамнарына таратылган ташны җәю эшләре башланды. Шулай ук укыгыз: Янурыс авыл җирлегендә вак таш җәйдерү эшләре бара
-
Районда Яшьләр көнен иртәгә бәйрәм итәчәкләр
27 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне 1993 елда илдә беренче тапкыр үткәрәләр. Без барлык яшьләрне, күңелләре белән яшь булган өлкәнрәк кешеләрне бу бәйрәм белән тәбриклибез, алга таба да яшь күңелле, актив, тормыш сөючән булуыгызны телибез. Шактый очракта Яшьләр көнен иң якын ял көнендә бәйрәм итәләр. Шул рәвешле,...
-
Сарманлылар якыннарына тапшырылмый калган орден-медальләре турында мәгълүмат ала алалар
Сугыш вакытында бүләкләнү турында приказлар чыгып та, орден-медальләрнең тапшырылмаган булуы, аларның, еллар үткәч, ияләрен эзләп табуы турында ишеткәнебез, укыганыбыз бар. Бәлки, сезнең дә берәр якын кешегез бүләген ала алмый калган булгандыр. Моны хәзер Интернет аша белеп була: бүләкләнү турында приказлар, бүләкләү кәгазьләре Саклану министрлыгының Подвиг народа урнаштырылган.
-
Бүген, 27 июньдә, "Сарман" газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле сарманлылар! "Сарман" газетасына, быелның 1 июленнән килә башласын дисәгез, 27 июньгә кадәр язылырга онытмагыз. "Сарман" - тугры дус кына түгел, өр-яңа район, ил-көн хәбәрләре, кызыклы рубрикалар һәм сәхифәләр, файдалы киңәшләр һәм гыйбрәтле язмышлар, кыен хәлләрдән чыгу юлын күрсәтүче маяк та ул. Киләчәктә дә бергә булыйк! Газетага язылу бәясе: аерым...
-
Сарман районында балыкчылар бәйрәм итә
Балык тотуның никадәр ләззәтле, рәхәт мизгел икәнен бары тик үзе балык тотып караган кеше генә белә. Аларны кышкы салкыннар да, юкарган боз катламы да куркытмый, җәйге челлә дә тоткарлый алмый: аз гына җай чыктымы, кармакларын алалар да, елга буена китәләр. Минзәлә елгасы тирәсенең дә балыкчылардан "бушап" торганы юк. Альфред абый...