27 май 2015 яңалыклары
-
Җәлилдә ЮХИДИ рейды үтә
Бүген Җәлил бистәсендә чираттагы ЮХИДИ рейды үтә. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны һәм аларны бозган өчен штрафларны вакытында түләмәүчеләрне ачыклау өчен үткәрелә. Рейд хәзерге вакытта дәвам итә, анда район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә чыктылар. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
Сарманлылар «Өченче яшь» дип исемләнгән Спартакиадада катнаштылар
22 майда Казан шәһәрендә пенсионерларның «Өченче яшь» дип исемләнгән V Комплекслы республика Спартакиадасының финал этабы узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Анда Республиканың авыл районнарыннан - 27, шәһәрләрдән 9 команда 6 спорт төрендә көч сынаштылар. Спартакиадада Сарман районы командасы да актив катнашты. Җәлил бистәсеннән Геннадий Зыков шахмат буенча...
-
«Пирамида» корбаны булмагыз, сарманлылар!
Илебез икътисады кризис чорына керү сәбәпле, Татарстан гражданнары, алар белән беррәттән Сарман халкы да, тиз баю, төрле банкларга зур процентка акча салу кебек кызыктыргыч тәкъдим- нәргә ышанып, каракларга эләгергә мөмкиннәр. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре судында хокуклары чикләнгән җәмгыять генераль директоры П.ның эше каралды. Ул аеруча зур күләмдә мошенниклык...
-
Сарманда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үттеләр
27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул китапханәчеләр көне дә булып тора. Шул уңайдан бүген район үзәк китапханәсе бәйрәм кичәсе үткәрде. Китапханә директоры Роза Гайфуллина китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларның күпкырлык эшләре турында сөйләп китте, иң алдынгыларны билгеләп үтте, иң күп матбугат һәм китап укучыларга, китапханәне китап...
-
Чураш авылының 300 еллыгына багышланган бәйрәм узды
Чураш авылынын танылган шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина соңгы вакытта Чураш аылынын тарихын ойрәнә башлаган иде. Репрессия елларында Чураштан куылган Халиулла оныгы бүгенге көндә Ижевскида яшәүче Валитов Фәрит үзләренең нәсел шаҗәрәсен ясатканда архив материаллары буенча Чураш авылының барлыкка килүенә 300ел булуын раслаучы дәлилләр табылды. Шуннан соң авылның 300 еллыгын якташлар очрашуы белән...
-
Почта элемтәсе бүлекчәсе кыскартылган режимга күчте
Штатлар тулы булмау сәбәпле, Сарман почта элемтәсе бүлекчәсе 22 майдан кыскартылган режимда эшли: сишәмбе-җомга көннәрендә - 8.00-16.30 сәгатьләрдә (төшке ял - 13.00-14.00 сәгатьләрдә), шимбә көнендә - 9.00-16.00 сәгатьләрдә. Якшәмбе, дүшәмбе - ял көннәре.