27 март 2015 яңалыклары
-
Район газетасына вакытыннан алда язылырга дүрт көн вакыт калды
2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга вакытыннан алда язылу бара. Вакытлы матбугатка, шул исәптән район газетасына да, почта хезмәтләре күрсәтү, кәгазь хаклары арту сәбәпле,1 апрельдән яздыру бәяләре артачак. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, район газетасына язылып куйсагыз, күңелегез тыныч булыр. Дүрт көн вакыт калып бара. ӘЛЕГӘ ТҮБӘНДӘГЕ БӘЯЛӘРДӘН ЯЗЫЛА АЛАСЫЗ: аерым кешеләр...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" Көлке көне уңаеннан фотоконкурс игълан итә
1 апрель - Көлке көне алдыннан без кызыклы фотоконкурс игълан итәргә булдык. Ул киләсе атнаның җомга көненә, ягъни 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен кызыклы фотоларны sarmangazetam11@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Үзегез турында язып җибәрергә дә онытмагыз. Фотоконкурсның җиңүчесе "лайк"лар саны буенча билгеләнәчәк.
-
Сарманда буып үтерелгән хатын-кыз мәете табылган
Бүген Сарманда бер фатирда буып үтерелгән хатын-кыз мәете табылган. Шикле кеше кулга алынган, хәзергә тикшерү эшләре бара.
-
Район үзәк китапханәсе «Җиңү хакы» бәйгесе игълан итә
Район үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Җиңү хакы» дип исемләнгән сәнгатьле укучылар бәйгесе игълан итте. Унсигез яше тулган һәркем анда үзен шигырь, проза әсәрләрен укуда күрсәтә ала. Үзең иҗат иткән әсәрләр белән катнашырга мөмкин. Бәйге 30 апрельгә кадәр барачак. Белешмәләр өчен телефон: 2-51-72.
-
"Җәлил" агрофирмасында техник караулар узды
Хуҗалыклардагы тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар дәвам итә. 22-23 мартта алар "Җәлил" агрофирмасында үткәрелде. Техник карауларга агрофирмада булган 68 берәмлек техниканың 55е куелган иде. Аларның 52се сынауны уңышлы үтте. Җитешсезлекләре ачыкланганнарга, төзәтү өчен, 20 көн вакыт бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк. Чит ил маркалы тракторлар ремонтка "ФинАгроТрейд"...
-
Иске Минзәләбаш мәктәбендә төрле чаралар үтә
Узган атнада Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә тәртипсезлекләрне булдырмау өстендә эшләүче профилактик отрядлар арасында ярышлар үтте. Бу ярышларда Зур Нөркәй, Иске Кәшер һәм Иске Минзәләбаш отрядлары көч сынашты. Конкурс өч этаптан торды: визитка, интеллектуаль конкурс һәм строевой әзерлеккә смотр. Ярышлардан соң жюри нәтиҗә ясады һәм җиңүче дип Зур...
-
Сарманда ветеринарлар сыерлар һәм таналардан кан алачаклар
Сарманда 29 мартта сәгать 7.00 дән шәхси хуҗалыклардагы сыерлар һәм таналардан, бруцеллез, лейкоз һәм туберкулезга тикшерү өчен, кан алыначак. Бер үк вакытта алар һәм яшь терлекләр гельминтларга каршы эшкәртеләчәк, түләмә һәм котыру авыруына каршы прививкалар ясалачак. Белешмәләр өчен телефон: 2-40-57, 2-40-56. Район ветеринария берләшмәсе. Фото fermer.ru сайтыннан алынды.