"Җәлил" агрофирмасында техник караулар узды
Хуҗалыклардагы тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар дәвам итә. 22-23 мартта алар "Җәлил" агрофирмасында үткәрелде. Техник карауларга агрофирмада булган 68 берәмлек техниканың 55е куелган иде. Аларның 52се сынауны уңышлы үтте. Җитешсезлекләре ачыкланганнарга, төзәтү өчен, 20 көн вакыт бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк. Чит ил маркалы тракторлар ремонтка "ФинАгроТрейд"...
Хуҗалыклардагы тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар дәвам итә. 22-23 мартта алар "Җәлил" агрофирмасында үткәрелде. Техник карауларга агрофирмада булган 68 берәмлек техниканың 55е куелган иде. Аларның 52се сынауны уңышлы үтте. Җитешсезлекләре ачыкланганнарга, төзәтү өчен, 20 көн вакыт бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк. Чит ил маркалы тракторлар ремонтка "ФинАгроТрейд" җәмгыятенә җибәрелгән. Алар кайтартылгач, техник караулар өстәмә уздырылачак. Хәбәрне дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев