27 февраль 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә герой-поэт Муса Җәлил һәйкәленә веноклар куелды (фоторепортаж)
-
Җәлилдә "Есть встать в строй!" конкурсы узды
1977 елдан башлап ел саен Җәлил бистәсендә "Есть встать в строй!" конкурсы үтә. Быел да аны зурлап, җиренә җиткереп үткәрделәр. Ярышларда Җәлилнең ике мәктәбе һәм гимназиясе катнашты. Өченче урынны беренче мәктәп алды, икенче урында гимназия урнашты. Ә беренче урынны ничә ел рәттән инде Җәлилнең икенче мәктәбе яулый. Чарадан тулырак язманы...
-
Юлтимердә модульле ветеринария пункты ачылды
Бүген Юлтимер авылында Азалак ветеринария участогының модульле ветеринария пункты ачылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, районның оешма, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл халкы катнашты. Ветеринария пункты 15 авылга, 2 агорофирмага, 6 крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда...
-
Саклаубашта "Бантиклар көне" узды
Саклаубаш урта мәктәбендә икенче ел инде озынайтылган көн төркеме эшли. Төркем җитәкчесе Фәүзия Гайсина белән балалар, дәресләр беткәч, өй эшләрен эшлиләр, түгәрәкләргә йөриләр, төрле чараларда катнашалар. Сишәмбе көнне мәктәптә зур бәйрәм - "Бантиклар көне" булды. Балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнеп, төрле-төрле тасмалар алып килгәннәр иде. Алар чәчләренә матур бантлар куеп...
-
Җәлилдә "Чәк-чәк party" үтте
Чәк-чәк электән татар халкының кунакчыллыгы символы булып кабул ителә. 2008 елда татар яшьләренең Бөтендөнья форумында "Чәк-чәк party" дип исемләнгән акция үткәрү турында карар кылынды. Әлеге "баллы" акция Җәлил беренче санлы мәктәбендә дә уздырылды. Бәйрәмне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнүзә Соловьева белән Әлфия Әсәдуллина милли биюләрне, чәк-чәк турында җырларны...
-
Сарман районының тугызынчы сыйныф укучылары татар телен мәҗбүри рәвештә бирәчәкләр
Татарстанда тугызынчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән тест мәҗбүри рәвештә булачак. Тиешле приказны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгарды. Татар мәктәпләрендә укучылар биремнәрне 3 сәгать 55 минутта эшләп чыгарга тиешләр. Республиканың рус мәктәпләрендә укучыларга биремнәрне эшләргә 2 сәгать 30 минут вакыт бирелә, чөнки аларның тесты җайлаштырылган булачак....
-
Мортыштамак мәктәбендә сәламәтлек көне уздырылды
Февраль спорт һәм сәламәтлек ае буларак билгеләп үтелә. 26 февральда Мортыштамак мәктәбендә сәламәтлек көне булды. Төрле ярышлар,эстафета, аркан тарту, шугалакта тимеракта шуу, биатлон - болар барысы да мәктәптә үткәрелгән уеннар.
-
Җәлил икенче санлы мәктәбе укучысы Индира Мәрданова "Золотые сказки А.С. Пушкина" конкурсы дипломы алды
V Республика укучыларның фәнни тикшеренү эшләре һәм проектлары конкурсы кысаларында Түбән кама шәһәрендә сәләтле балалар өчен "Золотые сказки А.С. Пушкина" дип исемләнгән балалар иҗаты конкурс-күргәзмәсе үтте. Конкурста Җәлил икенче санлы мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Индира Мәрданова катнашты (җитәкчесе - Нәзифә Шәнгәрәева). Индира "Волшебный квиллинг" түгәрәгенә йөри. Актив катнашуы һәм иҗаты...