27 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Америка журналисты социаль челтәрдә өчпочмак турында бәхәс кузгаткан
Financial Times хәбәрчесе Twitter социаль челтәрендә Путинның Казанга визиты вакытында журналистларга бирелгән өчпочмак фотосын куйган. Financial Times газетасы хәбәрчесе Макс Седдон Twitter социаль челтәрендә, Путинның Казанга визиты кысаларындагы үткәрелгән чараларның берсендә, журналистларга бирелгән милли ризыкның фотосын куйган. "Бүген Казанда татар халык камыр ашларын бирделәр, аны җылыту комачауламас иде. Әмма бу...
-
Колмәттә Мансур Хисамовны искә алдылар
Бүген Тукай районы сугышчан хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә Колмәт авылында әфган сугышы ветераны, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Мансур Хисамов яшәгән йортка истәлек тактасы кую тантанасы булды. Анда үзебезнең һәм тирә-як районнардан Әфганстанда һәм Чөчняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, батыр райондашыбызның якыннары, дуслары, авылдашлары һәм башкалар бар иде....
-
Район Советында даими комиссияләрнең берләшкән утырышы узды
Район Советының экологик мәсьәләләр һәм инфраструктур үсеш буенча һәм социаль-икътисади үсеш һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән, киңәйтелгән утырышлары булды. Аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Утырыш эшендә Дәүләт Советының экологик һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Таһир Һадиев катнашты һәм чыгыш ясады.
-
Иске Кәшер урта гомумбелем бирү мәктәбендә район физкультура укытучыларының конференцисе булып үтте
Бүгенге белем бирү оешмаларының, физкультура дәресләренең максаты, белем бирү стандарты таләп иткән нормативлар үтәтү белән беррәттән, үз сәламәтлегең турында кайгырту ихтыяҗы тәрбияләүгә, хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш, диелде анда. Һәр укучы физкультура дәресен көтеп алсын, теләп шөгыльләнсен өчен тиешле шартлар тудыру барыбызның да бурычы икәнлеге ассызкланды. Шулай ук бу...
-
Сарманда “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында “Шигырь укучылар” конкурсы булып узды
Җ.Тәрҗеманов. "Якын дус" Кешенең күзен ача Безнең яраткан китап Кем күп белергә теләсә - Китап була кулында. Менә хәзер сүз башлыйбыз Шул якын дус турында Укый аны өлкәннәр дә - Укый аны балалар - Шулай гыйлем чишмәсеннән Алар белем алалар. "Ләйсән"балалар бакчасында 23 нче гыйнвар көнне "Шигырь укучылар" конкурсы булып...
-
Хәерле иртәләр, сарманлылар! Ничек йоклап тордыгыз? Сезнең белән бүген тагын аралашуыма мин бик шат! Рәхим итегез төркемгә!
Һәр эшебездә уңыш елмайсын, сабыр булыйк һәм бары яхшылыкка омтылыйк! Фото:https://pixabay.com/ru/photos/