26 октябрь 2017 яңалыклары
-
Атнакич тә җитте менә, кая чаба бу гомер? Хәерле кичләр барыгызга да, күңел тынычлыгы, матур төшләр, төркемдәшләр.
Диңгезгә ай сукмак салган,ул бик матур тик бик ерак. Сезгә тәмле йокы теләп киләм шул сукмак буйлап. фото из:https://vk.com/public147862424
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль үтте
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә "Урманда" темасына сөйләм телен үстерү буенча комплекслы ачык шөгыль үтте. Тәрбияче Ландыш Гильфанова балаларны көзге урманга алып барды. Аларга анда аю, куян, төлке очрады. Балаларга җәнлекләр белән бергәләшеп уйнавы бик күңелле булды. Аннан "Кояшкаебызга" кайтып агачларга пластилиннан сары яфраклар ясап куйдылар. Өлкән тәрбияче...
-
ЭХ, ЭШЛӘПӘ, ЭШЛӘПӘ, БАШНЫ ЯХШЫ ЭШЛӘТӘ....НИЧЕК ИКӘНЕН БЕЛӘСЕГЕЗ КИЛӘМЕ? СЫЛТАМА БУЕНЧА КЕРЕП УКЫГЫЗ
24 октябрь көнне "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Эшләпә- шоу" булып узды. Бар дөньяны сары алтынга төреп , җирдә Көзбикә атлый. Көзне , әлбәттә, алтынга тиңлиләр. Чыннан да, көзнең саргылт- кызыл бизәге алтынга охшаш. Әнә - яфракларга инде илаһи төс кунган. Саран гына көзге кояш нурлары астында алар энҗе-мәрҗән...
-
" АЙСЫЛУ " нәфис фильмы авыллар буенча үзенең сәяхәтен дәвам итә
"Сарман" кинотеатры коллективы соңгы көннәрдә Әлмәт һәм Рангазар мәдәният йортлары экраннарында татар телендә "Айсылу" нәфис фильмы курсәтте, бүген, ягъни, 26 октябрь көнне бу фильмны авыл халкы Катыш-Каран мәдәният йортында карый алачак.
-
Эх, сез дә итне минем сыман ук яратасыз микән, дуслар? Әгәр шулай булса бик тәмле рецепт тәкъдим итәбез, бәлки сезгә дә ошар
Ну, шул ит дигәннәре! Без татар халкы өйрәнгән бит инде ит белән бәрәңгегә, ярма ише ризыкларны аш төрләндерегә генә пешерәбез инде без, аннан "бәрәңгеее", "иииттт" дип кычкыра башлый аш казаны. Менә бу ысул белән әзерләп карагыз әле итне, бик тәмле чыга! видео из:https://vk.com/vkusnoo_doma
-
Сайлаулар алдыннан ни өчен Собчак фамилиясен алыштырырга булган?!
Нb өчен Ксения Собчак сайлаулар алдыннан фамилиясен үзгәртергә булган һәм бу ни белән төгәлләнер? Бу турыда тулырак мәгълумәтне сез сылтамага кереп укый аласыз.http://www.tatar-inform.ru/news/2017/10/25/579787/
-
Сарманның нәни "лилия"ләренә көз бәйрәм булып килгән
27 октябрь көнне, Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды. Зурлар төркеменә йөрүче балалар бик матур бәйрәм курсәттеләр, көзге бакчага сәяхәт иттеләр. Көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алар башкаруындагы биюләр бәйрәмне тагын да ямләндерде. Кунакка кергән төркем балалары белән Көз кызы алып килгән, төрле кызык уеннар уйналды,...
-
Сарманның " ЛӘЙСӘН " балалар бакчасында " КӨЗ " бәйрәме үткән
Һәр ел фасылы үзенчә матур, истәлекле. Быелгы көз безнең балалар өчен, аерата, көтеп алынган булды. Чөнки "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары "Көз" бәйрәме үткәрделәр. Нәниләрнең беренче тапкыр зурлап үткәргән бәйрәмнәре булса да, балалар шигырьләрен, җырларын бик матур башкардылар. Көз кызы биргән сорауларга, табышмакларга дөрес итеп җавап бирә алдылар....
-
Райондашларыбызга бүгенге көнгә йолдызлар нәрсә фаразлый?
Йолдызлар фаразына күз салыйк әле, дуслар. Бәлки аларның киңәшләренең файдасы тиеп куяр.http://asolina.ru/goroskop/goroskop-na-26-oktyabrya-2017-goda\ фото из:http://pixabay.com/ru/