26 июнь 2017 яңалыклары
-
Сарайлыда Сабантуйга бүләк җыйдылар
24 июньдә Сарайлы авылы активистлары Сабантуйга бүләк җыйдылар. Бүләкне олысы-кечесе алдан әзерләп көтеп тора иде.
-
Район мәчетләрендә Ураза гаете үтте
Ай дәвамында мөселман кардәшләребез бер-берсенә шәфкатьле булып, күбрәк игелекле эш-гамәлләр кылырга омтылды. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итте. Мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары узды. Сүз уңаеннан, район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков әйтүенчә, быел гына да "Тәүфик" мәчетендә...
-
Кормаш әбиләре тормыштан канәгать
Шәрләрәмә авыл җирлегенә Фәйзелхак абый Мингалиевны юбилее белән тәбрикләргә баргач, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, бер йорт капкасы төбе эскәмиясендә матур итеп тезелеп, елмаеп утыручы әбиләрне күреп, тыныч кына узып китә алмады. Алар янына туктап, хәл-әхвәлләрен белеште. Чыннан да, бик матур итеп киенеп, буш араларында капка төбенә гапләшергә җыелганнар әбиләр. -...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак-кукуруз боткасы
Сезгә кабак-кукуруз боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз ярмасы; - кабак; - шикәр; - тоз. Кукуруз ярмасын юдыртабыз һәм салкын суга 2 сәгатькә салабыз (төнгә калдырсагыз да була). Ярманы суда тоту ботка пешерү вакытын күпкә кыскарта. Бераз тозлы суда яңа яки катырылган кабак кисәкләрен 5 минут пешерәбез. Тәм...
-
Яхшыбай һәм Анак авылларында Сабантуйга бүләк җыйдылар
Кичә Яхшыбай һәм Анак авылларында Сабантуйга бүләк җыю оештырылды. Яхшыбай халкы, үз авылында бүләк җыйгач, Анакка юл тотты. Барысы да, сөенеп, бүләкләрен тапшырды. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Исегезгә төшерәбез, Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабантуе 30 июньдә "Кырык Чишмә" буенда үтәчәк. Ул 17.00 сәгатьтә башлана.
-
Район халкы "Минем авылым" дигән иҗади конкурста катнаша ала
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Конкурсны...
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында уен мәйданчыгын матурлыйлар
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында әти-әниләрнең ярдәме белән балаларның уен мәйданчыгын матурлау эше дәвам итә. Беренче кечкенәләр төркеме балаларының әти-әниләре дә бу эштән читтә калмадылар. Аларның тырышлыгы белән кирәкмәгән куаклар төпләп атылды. Балаларга җитезлекләрен, хәрәкәтләрен һәм уйлау сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган уен корылмалары, сәламәтлек сукмагы ясалды. Әлеге уен корылмаларын балалар...