25 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Иске Минзәләбашта яңа рәсми гаилә туды
Иске Минзәләбаш авылыннан Рәсимә һәм Нияз Шәриповлар, 20 ел бергә яшәгәннән соң, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә карар кылганнар. Аларны котларга хезмәттәшләре дә килгән. Гаиләдә, матур булып, Наилә үсеп килә.
-
Муниципаль район Советының XVIII утырышы узды
Көн тәртибендә 2014 һәм планлы 2015-2016 елларга Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш прогнозы, 2014 һәм планлы 2015-2016 елларга Сарман муниципаль районының бюджет проекты (Муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясенең өстәмә доклады) турында мәсьәләләр каралды. Сарман муниципаль районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе итеп...
-
Сарман аграр көллияте студенты тәмле ризыклар пешерә
Радик Габделхаков Сарман аграр көллиятенең бишенче курсында белем ала. Ул - булачак технолог, "Понабрали" зирәкләр-тапкырлар клубының иң актив әгъзасы. Радик һәр ризыкны күңел җылысын биреп әзерли, шуңа алар телеңне йотарлык була. Бүген ул, әниләр көне уңаеннан, бәйрәм табынына иң затлы, иң туклыклы баллы-әче соуста томалап пешерелгән сыер ите тәкъдим итә....
-
Сарманда "Шәп тамаша" булачак
29 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Лилия Хәмитова, Дилбәр Фәиз, автор-башкаручы Айдамир "Шәп тамаша" күрсәтәләр. Рәхим итегез!
-
Илексаз авылы мәктәбе укучысы "Киләчәккә билет" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
Татарстанда эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Әлеге максаттан инде бишенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен "Лицеистлар балы" оештырыла. 2013 елда бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри...