25 октябрь 2017 яңалыклары
-
Сарманлылар игътибарына – “Илһамлы Сарман”
Шушы көннәрдә Сарман төбәгендә әдәбият, сәнгать өлкәсендә эз калдырган шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре, фоторәсемнәре, иҗатларыннан үрнәкләр тупланган "Илһамлы Сарман" дигән антология дөнья күрде. Ул төбәгебез тарихы, мәдәнияте белән кызыксынган киң катлам укучыларга адреслана. Антологиянең төзүчесе һәм мөхәррире - Сарманда яшәп иҗат итүче тарихчы галим, язучы һәм шагыйрь Дамир Гарифуллин. Аңа иҗат...
-
Районда чөгендер алуны төгәллиләр
Бүген чөгендер алуда хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы, бәлки, быелга соңгысы булгандыр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның, көннәр шулай яхшы торса, Алла боерса, ай ахырларына чөгендер бетәр, дигән фаразлары туры килер, дип өметләнәбез, чөнки шушы бер-ике көндә татлы тамырны алып бетерәбез, диләр чөгендерчеләр. Һава торышы...
-
Сарманда агач утырту дәвам итә
Район үзәге Сарманда агач утырту дәвам итә. Соңгы берничә көндә Сарманның баш - Ленин урамын аеруча матурладылар. Биредә оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре ярдәме белән очлы яфраклы өрәңге, ак чыршы, артыш һәм башка агачлар утыртылды. Фотолар һәм материалны Зөлфия Шарипова әзерләде
-
Сарманның нәни "кояшкай"лары этиләрен котларга әзер
Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Сабитова Эльмира Сиреновна җитәкчелегендә "Гаилә белеме" программасы буенча октябрьнең өченче атнасында билгеләп үтелә торган "әтиләр көне"нә багышлап әтиләренә бүләк әзерләделәр. Фотолар авторы Билалова Айсылу.
-
Төшке ялларыгыз рәхәт, ашларыгыз тәмле, күңелләрегез тыныч булсын, төркемдәшләр!
Тамакларыгызны туйдырып, яңа көч, яңа планнар белән төшәргә язсын сезгә. фото из:http://pixabay.com/ru/
-
Районыбызда семинар-киңәшмә үтте
"Нөркәй" агрофирмасының Нөркәй МТСында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую, аларны киләсе кыр эшләренә әзерләү һәм ГОСТ таләпләренә туры китереп ремонтлауга багышланган "Агрокөч" акционерлык җәмгыятенең семинар -киңәшмәсе үтте. Анда "Агрокөч" холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, "Агрокөч төркем" җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә?
https://www.gismeteo.ru/weather-sarmanovo-11693/2-weeks/ фото из:http://pixabay.com/ru/
-
Атна уртасы да җитте, райондашлар! Чәршәмбе көнегез уңышлы, позитив һәм тыныч үтсен! Бөтен башлаган эшләрегез уңай булып, исән-имин генә булырга язсын, барыгызга да!
Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы, сау-сәламәт таза булыгыз. Бәхетләрдән бәхетләргә генә алып барсын йөргән юлыгыз. видео из:https://vk.com/gaynullin1956
-
Хәерле иртә, Сарман! Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын, Эштәгеләр эштән уңсыннар. Һәр кешегә бәхет капкаларын фәрештәләр ачып куйсыннар.
Һәр иртәне сөенеп каршы алам, Һәр яңа көн - яңа бер өмет. Күзләремне ачып җибәрүгә, Көн яктысы тула бөркелеп. Күкрәгемне тутырып бер суласам, Киңәйгәндәй була сулышым. Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен Ачып куяр димен тормышның. Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын, Эштәгеләр эштән уңсыннар. Һәр кешегә бәхет капкаларын Фәрештәләр ачып куйсыннар....