25 октябрь 2016 яңалыклары
-
Җәлилдә депутатлар халыкны кабул итәчәкләр
28 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Җәлил бистә Советы бинасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары халыкны кабул итәчәкләр.
-
Җәлилдә хәтер дәресе үтәчәк
28 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Җәлил поселок китапханәсендә репрессияләнгән язучы, шагыйрьләргә багышланган хәтер дәресе үтәчәк.
-
Якташыбыз Йосыф Дәүләтшин сарманлыларга изге теләкләр юллый
Тормыш сикәлтәле. Кеше яшәү дәверендә ниләр генә күрми, йөрәге аша ниләр генә үткәрми? Күпме шатлык мизгелләренә ирешә, күпме хәсрәт кичерә... ... Чыннан да, күпме кешеләр җир өстендә авырлыкларга сабыр итеп яшиләр. Күпме сызланулар, күңел хәсрәтләрен кичерәләр. Берәүләр күпме авыру һәм сызлануларга сабыр итәләр, икенчеләре саулык-сәламәтлекләренә чыдый алмыйлар. Хәмер эчеп, тәмәке...
-
Районда исерек килеш руль артына утыручылар да бар
Ял көннәрендә кичке якта район территориясендә үткәрелүче рейд барышында 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче шофер тоткарланды. Аның машинасы штрафстоянкага куелды. 2 җәяүлегә, 1 куркынычсызлык каешларын кулланмаучыга, 1 махсус утыргычлардан башка транспорт чарасында балалар йөртүчегә административ беркетмәләр төзелде.
-
"Сарман"ның "Без үзебез режиссер" сәхифәсенә фото һәм видеоларны комментарийларда калдырып була
"Без үзебез режиссер" дигән сәхифә ачылуы турында кичә хәбәр иткән идек. Шуны искәртәсе килә: кызыклы фотоларны һәм видеоларны sarmangazetam11@mail.ru электрон почтасына гына түгел, "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә комментарийларга да җибәрергә була. Көтеп калабыз!
-
Район территориясендә юл-транспорт һәлакәте булды
23 октябрьдә 14.40 сәгатьтә Рус Акташы-Азнакай юлының 36 нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булды. Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе, Җәлил поселогы ягыннан Әлмәт шәһәренә барганда тизлекне арттыру нәтиҗәсендә юл кырына төшеп ава. Нәтиҗәдә ул җинел тән җәрәхәтләре ала.