25 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда "Иң зәвыклы бакча" конкурсы тәмамланып килә
Шул уңайдан без Вконтакте сайтындагы "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" группасында сораштыру уздырабыз. Сезнең тавыш ярдәмендә без җиңүче билгеличәкбез. Җиңүче махсус призга ия булачак. "Иң зәвыклы бакчаларны" безнең сайтның "Конкурслар һәм акцияләр" рубрикасында карый аласыз.
-
Сарманда мәдәният хезмәткәрләренең республика зона семинары узды
25 октябрь көнне район мәдәният йортында Сарман, Зәй, Минзәлә, Мөслим районнары мәдәният хезмәткәрләренең республика зона семинары булды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова аларны районның икътисади хәле, социаль көнкүреше, мәдәни казанышлары белән таныштырды, семинар эшендә уңышлар теләде. Семинарда катнашучылар бүгенге шартларда мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге хакында...
-
Сарманда бер машинага 3,7 кеше туры килә
Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Автомобильчеләр көне - иң массакүләм бәйрәмнәрнең берсе, чөнки, җир шарында барлыгы 1 миллиардтан артык автомобиль бар, дип исәпләнә. Шуларның 240 миллионы АКШда теркәлгән. Анда бер машинага 1,3 америкалы туры килә, ә менә Һиндстанда хәлләр башкачарак, аларда бер машинага - 56,3 кеше....
-
Сарманда өлкәннәр шахмат-шашка ярышларында катнаштылар
24 октябрьдә ветераннар клубында өлкәннәр арасында шахмат-шашка ярышы булды. Шахмат буенча беренче урынны Мостафин авылыннан Фәрит Муллахмәтов яулады. Ул шулай ук шашка буенча бәйгедә дә беренчелекне бирмәде. Хатын-кызлар арасында Каташ Караннан Әлфия Сибгатуллина - шахмат, Мортыштамак авылыннан Галия Гәрәева шашка буенча беренче булдылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, район ветераннар оешмасының мактау...
-
Сарман егете халыкара марафонда өченче урынны яулады
Омск шәһәрендә олимпия халыкара марафоны үтте. Анда 14 илдән килгән йөгерешчеләр катнашты. Алар 42 километр 195 метр арада көч сынашты. Ир-атлар арасында 650 кешедән финишка 37 нче булып Сарман егете Фәнис Фәретдинов килде. Ул 45-50 яшьлекләр арасында 3 нче булды.