25 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманлылар ярминкәдә катнаша алачаклар
28 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Галиәсгар Камал исемендәге бульварында (27 микрорайонда урнашкан "Октябрьское" сәүдә йорты артында), авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм шәхси хуҗалыклар катнашында ярминкәләр үтәчәк. Яшелчә, ит, бал, йомырка - кыскасы, шәхси хужалыкта җитештерелгән продукция белән сату итү өчен барлык райондашларны ярминкәдә катнашырга чакырабыз. Ит белән сату итергә теләүчеләр...
-
Сарман кызы – IT-чемпион
"IT-чемпион" республика бәйгесенең II этабы җиңүчеләре арасында Сарман урта мәктәбенең 8нче А сыйныфы укучысы Аделя Салихова да бар. Ул "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә 3нче урынны алып, iPad планшеты һәм футболка белән бүләкләнде. Бүләкләрне Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда тантаналы рәвештә тапшырдылар. Аделя иң активлардан булуы...
-
Сарманда рәсем конкурсы үткәрелә
Үзәкләштерелгән китапханә Әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында «Туган як табигатен саклыйк» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрә. Анда ундүрт яшьтән егерме биш яшькәчә булган яшьләр катнаша ала. Рәсемнәрдә республика табигате тасвирланган булу шарт, ә ясау алымы - ирекле. Рәсемнәр китапханәдә 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.
-
Сарман чөгендереннән Зәй шикәре ясыйлар
Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә. Хәзергә аның һәр гектарыннан уртача 365 центнер уңыш алына. Казылган 84100 тонна татлы тамырның 65624 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Шикәр чөгендере районда 7760 гектарда игелгән иде, 24 сентябрьгә ул аның 2710 гектарыннан казып алынды. Явымнар алга таба да дәвам итеп, эшләүгә комачауламаса, чөгендер...
-
Сарманда реформага нигезләнеп эшлиләр
Сарманда 8 сәгатьлек 5 көнлек эш атнасы шактый оешмада кертелгән. Ә сез аның тарихын беләсезме? 1926 елның 25 сентябрендә америкалы промышленник Генри Форд 8 сәгатьлек 5 көнлек эш атнасы кертелүен игълан итә. Бу карар хезмәт хокукын төзү дә беренче адым була. Тик Форд эш сәгатен генә кыскартып калмый, ул АКШта...
-
Сарманлылар җәннәткә юлны беләме?
Дөньяның кайсы почмагында яшәвенә, нинди милләттән булуына карамастан, бу галәмнең хуҗасы Аллаһы Тәгаләнең барлыгына күпчелек кеше ышана. Ләкин без Аның барлыгына гына түгел, берлегенә дә ышанырга, Аңа гыйбадәт кылып яшәргә тиешбез. Барыбыз да белә, бу дөньяда без - кунак кына. Яшәү белән үлем - ул күз белән каш арасы. Шуңа...