25 август 2016 яңалыклары
-
Сарманда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше булды
Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше булды. Ул "Педагогик компетенцияләрне камилләштерү - белем бирү системасының үсеш нигезе" дигән тема астында үтте. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Конференциядә катнашучыларны иң элек Фәрит Хөснуллин сәламләде....
-
Район халкы Пенсия фондының "кайнар линия" телефоннарына шалтырата ала
29 августта, Татарстан Республикасы оешу көне алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе пенсия белән тәэмин итү өлкәсендәге сорауларга җавап бирү буенча "кайнар линия" ача. Бу көнне сәгать иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр бөтен Республика буенча 8-800-100-26-27 санлы телефон аша бушлай "кайнар линия" эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе...
-
Сарманда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли
Бүген Сарман үзәгендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе кысаларында үтә. Кинотеатр янындагы мәйданда партия активы җирле халыкның гозерләрен тыңлады, язып алды. Хәзерге сәгатьләргә барлыгы 6 мөрәҗәгать керде. 2 үтенеч кәгазендә иминият комиссияләренә кагылышлы сорау язылган. Мөрәҗәгать итүчеләр иминият полислары булмауга...
-
Сөлек мәдәният йортында балалар өчен төрле чаралар үткәрелә
Сөлек мәдәният йортында балалар өчен чаралар еш уздырыла. "Сарман" кинотеатры кино, мультфильмнар килеп күрсәтә, һәр атна саен дискотекалар, татарча биюләр оештырыла. Балалар бик теләп йөриләр.
-
Район халкына урманнарга керүдән тыелып торырга киңәш ителә
Республика территориясендәге урманнарда IV һәм V класслы янгын куркынычы урнашу сәбәпле һәм метеорологларның алдагы көннәрдә дә коры, кызу һава сакланачагы турындагы белдерүләрен искә алып, ТР Министрлар Кабинеты урманнарга керүне чикләү турында боерык чыгарды. 1 сентябрьгә кадәр җәяүлеләргә дә, автотранспортка да урманнарга керүдән тыелып торырга кирәк. Ял һәм бәйрәм көннәрендә кешеләр...