25 июнь 2016 яңалыклары
-
Газета укучыбызны Сарман үзәгендә үскән чүп борчый
«Төзекләндерү, матурлау эшләре күп алып барыла, сүз дә юк. Тик Сарманның нәкъ үзәгендә чүп үләннәре агач буе үскән. Аларны карап, тәртиптә тоту өчен җаваплы оешма бардыр бит», - дип борчыла газета укучыбыз.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел дөге салаты
Сезгә яшел дөге салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - катырылган брокколи - 80 грамм; - яңа кыяр - 1 данә; - яшь шпинат - 1 уч; - әче аштәмләткечнең яшел яфраклары - тәм буенча; - авокадо - 1 данә; - пешерелгән дөге - 150 грамм. Катнашма өчен: алма серкәсе...
-
Район газетасына икенче яртыеллыкка язылу өчен ике көн калды
Бүген - район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылуның соңгы көне. "Сарман" газетасына исә 27 июньгә кадәр языла аласыз әле, хөрмәтле газета укучылар. Аңа почта бүлекчәләрендә дә, Интернетта podpiska.pochta.ru сайты аша да, редакциягә килеп тә (ул чакта газетаны килеп аласы да була) язылырга мөмкин. Газетаның электрон варианты да...
-
Яңа Имән һәм Ләке авыл җирлекләрендә өстәмә сайлаулар 18 сентябрьдә үтәчәк
22 июньдә территориаль сайлау комиссиясе утырышы узды. Анда Яңа Имән авыл җирлегенең 7 нче санлы Буралы Чишмә һәм Ләке авыл җирлегенең 7 нче санлы округлары өченче чакырылыш депутатларын өстәмә сайлауны 2016 елның 18 сентябренә билгеләү турында карарлар кабул ителде. Карарлар Татарстан Республикасының рәсми хокукый порталында һәм Сарман муниципаль район сайтында...