25 апрель 2017 яңалыклары
-
"Сарман" агрофирмасы сак булырга өнди
«Сарман» агрофирмасы язгы кыр эшләрен - минераль ашламалар кертү, үсемлекләрне чүп үләннәреннән, авырулардан һәм корткычлардан саклау чаралары үткәрә башлады һәм сак булу кирәклеген кисәтә. Бу эшләрнең төгәл көннәре, химик эшкәртү үткәреләчәк басуларның урнашкан урыннары турында авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша хәбәр ителәчәк. «Сарман» агрофирмасы дирекциясе.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бал белән имбирлы-лимонлы эчемлек
Сезгә бал белән имбирлы-лимонлы эчемлек рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лимон - ½ данә; - бал - 1 аш калагы; - имбир - 20 грамм. Имбирне юабыз һәм кисәкләргә бүләбез. Лимонның яртысын юабыз һәм телемләп турыйбыз. 400 миллилитр кайнаган су салабыз, ныклап каплыйбыз һәм, ким дигәндә, 15 минутка калдырабыз....
-
Район үзәк ял паркында шигырь кичәсе үтте
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында район "Волонтер" иреклеләр үзәге активистлары үзәк ял паркында шигырь кичәсе үткәрделәр. Шигырь сөючеләр татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Сарман районының "Волонтер" иреклеләр үзәге
-
Сарманлыларны талпан сирәгрәк тешли
Узган ел талпаннар 15 апрельдә "уянган" булса, быел алар 3 көнгә иртәрәк активлашкан. (Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда биш кешене талпан тешләгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте. "Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу...