25 март 2016 яңалыклары
-
"Җырлы балачак илендә" бәйгесенең район турында үтүче Сарман балаларының гала-концерты булды
Кичә, 24 март көнне, район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" VII район балалар иҗаты бәйгесенең район турында үтүче Сарман балаларының гала-концерты булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 1, 2, 3 нче урыннар һәм дипломантлар билгеләнде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район Советындагы фракциясе җитәкчесе, социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Альбина Сабирова, мәдәният...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңгедән вафли
Сезгә бәрәңгедән вафли рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - каймак - 150 грамм; - он - 100 грамм; - тоз, ачы тартылган борыч - 1 чеметем; - рафинадланган үсемлек мае - 2 аш калагы; - бәрәңге - 400 грамм. Чи бәрәңгене вак кыргычта кырабыз...
-
Сарман сәнгать мәктәбе кафесы янында акча янчыгы табылган
Бүген безгә бер абый акча янчыгы кертте. Ул аны 8 мартта ук Сарман сәнгать мәктәбе кафесы янында тапкан. Әгәр аны танып алсагыз, редакциягә килеп алуыгыз сорала.
-
Сарманда WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры уза
Бүген Сарман аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы машиналары» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры үтә. Шул уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтының агробизнеста машиналар һәм җиһаз кафедрасы доценты Дамир...
-
Рөстәм Миңнеханов – нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...