25 март 2015 яңалыклары
-
Районның атна шәхесе – Рәфидә Диярова
Рәфидә Диярова Мөслим районының Мәлләтамак авылында туып-үскән кыз, 1980 елда Казан кооператив техникумын тәмамлый һәм юллама белән Сарман райпосына эшкә килә. Киләчәк язмышы Сарман белән бәйләнер дип, ул , бәлки, уйламагандыр да. Әмма райпога шулай ук юллама буенча эшкә килгән Мамадыш егете Дамир белән гаилә корып, алар Сарманда яшәп калалар,...
-
Илексаз мәктәбе укучыларының шигырьләре "Тылсымлы куллар" журналында чыкты
Илексаз мәктәбендә 2001 елдан бирле "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге эшләп килә. Анда 2-9 сыйныф укучылары йөри. Күп укучылар сәләтләрен шигърияттә сынап карадылар, аларның эшләре "Сарман" газетасы битләрендә дә урын алып килә.Өченче сыйныф укучылары Хәлиуллина Гүзәлнең һәм Әһелтдинова Адиләнең шигырьләре "Тылсымлы куллар" журналы битләрендә чыкты. Аларга без алга таба да уңышлар телибез
-
Район кызлар баскетбол командасы Республика беренчелегенең зона ярышларында җиңде
Март ае башында Мамадыш шәһәрендә 2000-2001 елгы кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол буенча Республика беренчелегенең зона ярышлары үтте. Анда Сарман районы командалары да катнашты. Безнең кызлар финал уенында Аксубай командасын 60:12 исәбе белән тар-мар иттеләр һәм зона ярышларында җиңү яуладылар. Алар Республика беренчелегенең апрельдә үтәчәк финал ярышларына чыктылар. Кызлар...
-
Язгы каникуллар вакытында районда профилактик чаралар үткәрелә
2015 елда Республика юлларында балалар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 2 баланың гомере өзелде, 68 бала тән җәрәхәтләре алды. Сарман районы территориясендә 22 февральдә пассажир бала катнашында һәлакәт булды. Әлмәт-Мөслим юлының 23 километрында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1, 11.4 пунктларын бозып, «узу тыела» дигән юл билгесе...