25 февраль 2017 яңалыклары
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Куҗактан Ильяс Сабиров
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Куҗак авылыннан Ильяс Сабиров. "Бу фотоларда улыма әле бер яшь тә юк. Хәзер без инде зур үстек, безгә 1 яшьтә 6 ай", - ди аның әнисе Гөлнәзирә. Мин әнигә булышам - Чебиләрне карашам. Муеныннан тотып алып, Башкаема утыртам. Чеби белән уйнап туйгач, Куянга...
-
Сарманның ”Ләйсән” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иттеләр
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасы зурлар төркеме балалары әти-бабайларын, абыйларын кунакка чакырды. Хөрмәтле әтиләрне бәйрәм белән котлап яраткан уллары, кызлары шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Ә әтиләр хезмәттә булган хәлләрен искә төшерделәр. Уеннарда катнашып, ир-егетләр җитезлекләрен, кыюлыкларын сынап карадылар. Соңыннан балалар үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Әлмәт авылыннан Айвар Ситдыйков
Әлмәт авылыннан Айвар Ситдыйковка - 3 яшь. Ул "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша.
-
Районда быел 21 бала туган
Ел башыннан район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә 21 сабый дөньяга аваз салган. Аларның 9ы - малайлар, 12се - кызлар. Нәниләрнең сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен телибез.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Сарманнан Мәликә Әгълетдинова
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Мәликә Әгълетдинова. Аңа 4 яшь. Ул әнисенә вак бәлешләр ясарга ярдәм итә.
-
Район авыл хуҗалыгы белгечләре җәй яңгырлы булыр дип өмет итәләр
Җәй кышка карап килә, диләр. Ә быелгы кыш матур, чын кыш булды. Кары да рәхәтләндереп яуды. Авыл хуҗалыгы белгечләре дә җәен яңгыры да, димәк, ашлыгы да булыр, дип өмет итәләр. Халык сынамышларына да күз салыйк әле. Күз салып кына калмыйк, күзәтик тә. Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса,...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Кирилл Асанов
"Мин әнигә булышам" конкурсы дәвам итә. Анда читтә торучы якташларыбыз да катнаша. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Ләке кызы Светлана Асанова улы Кириллның сыер сауган фотосын җибәрде. Фотода малайга нибары 3 яшь. Үскәч, фермер булам әле, Әйткән иде, диярсез. Зур начальник булгансын, дип, Кулым кысып китәрсез.
-
Иске Кәшер әтиләре осталыкларын күрсәттеләр
23 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Иске Кәшер авыл клубында "Ягез әле, әтиләр!" бәйге-тамашасы үтте. Әтиләр зирәклектә, тапкырлыкта, осталыкта, шаянлыкта көч сынаштылар. "Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" мәкале нәкь аларга туры килә иде. Ир-атлар сынатмадылар - җырладылар, биеделәр, бәрәңге әрчеделәр, бала төрделәр. рәсем ясадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Сарманнан Камил Мөхтәрев
Сарманнан Камил Мөхтәревка - 4 яшь. Ул әнисе Юлияга иттарткычтан ит чыгарырга ярдәм итә.
-
Район халкы кышның соңгы аеның соңгы шимбәсен файда белән үткәрә
Хәерле иртә, дуслар! Кышның соңгы аеның соңгы шимбәсе күңелле үтсен! Озын кыш айлары ялыктыргандыр да. Күбрәк саф һавада булыгыз, арыганлыкны куып җибәрегез. Күңелегездә һәрчак яз кояшы булсын!