24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Кояшкай”да балалар “ватык телефонлы” уйнадылар
"Кояшкай" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган очрашу үтте. "Тылсымлы куллар" журналы мөхәррире Ландыш Фазуллина гаиләдәге тәрбия, балага карата мөнәсәбәтнең Анадан башлануын билгеләп үтте. Чарада мөхәррир тарафыннан мастер-класс та үткәрелде. Табышмаклар әйтешеп, "Ватык телефонлы" уйнап алгач, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары әниләре, әтиләре белән бергә пластилиннан матур картиналар ясадылар.
-
Рифкать Миннеханов... кире кайтамы?!
Рифкать Миннеханов кабат юл хәрәкәте иминлеге өчен җавап бирәчәк. Исегезгә төшерәбез: республиканың баш дәүләт автоинспекторы август аенда рапорт язып, эштән киткән иде... Татар-информ
-
“Сарман” кинотеатрында “Вакыт сулышы” уздырыла
25 ноябрь көнне Россиядә кино елы уңаеннан "Сарман" кинотеатрында "Вакыт сулышы" дигән чара үткәрелә. Ул 14.00 сәгатьтә башлана. Программада - "Кино һәм кинореквизитлар" дигән күчмә музей, документаль фильм карау, иҗат төркеме белән очрашу һәм кыска метражлы фильм карау. Керү - ирекле.
-
Сарманда Бөтенроссия семинары үткәрелә
25 ноябрь көнне Сарман аграр көллиятендә "Системаны модернизацияләү шартларында квалификацияле кадрлар әзерләү сферасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен гомумиләштерү" дигән тема астында Бөтенроссия семинары эшли башлаячак. Аның максаты - һөнәри белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең тәҗрибәсен тарату. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Зәй...
-
“Кояшкай” нәниләре әниләрен котладылар
Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган кичә үтте. Зурлар төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Музыка җитәкчесе Ләйсән Абдулвәлиева әниләргә кызыклы уеннар уйнатты, җитезлекләрен тикшерде. Кичә тәмамлангач, балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Разил Вәлиев сарманлылар белән очрашачак
25 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрында Татарстанның халык шагыйре, драматург, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев белән очрашу кичәсе үткәрелә.
-
Конкурс дәвам итә
Безнең "Онытылмаслык мизгел" конкурсыбыз дәвам итә. Түбәндәге рәсемнәрне район үзәгендәге "Лилия" балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Раушания Ихсанова һәм Раушания Сәхбиева җибәрде. - Һәр кеше йөрәгендә истәлекле мизгелләр, көтеп алган матур бәйрәмнәр хатирәсе саклана торгандыр. Безнең дә шундый шатлыклы һәм истәлекле көнебез бар, ул - Халыкара балаларны яклау көн. Бу...