24 июнь 2013 яңалыклары
-
Сарманда чыгарылыш кичәләре күңелле үтә
Сарман гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына урта белем турында аттестат алдылар. Быел гимназияне 37 укучы тәмамлады. Укучылар, укытучылар белән бергә кичәгә килгән әти-әниләр дә бик дулкынландылар.
-
Синоптиклар дөрес әйтмәгән
Үзәк газеталарда: "Татарстанга корылык килде. Җәй буена яңгыр яумаячак, диләр синоптиклар", - дип яздылар соңгы вакытларда. Аларның бу әйтүләренә "каршы килеп", кичә кичтән һәм төнлә яңгыр явып үтте. Яшен, урыны белән бозлы булса да, аннан соң һавалар сафланып китте. Бар җирдә дә тигез яумады, район буенча уртача күләме 6 миллиметр...
-
Халык сүзе хикмәтле
Җәйнең бер көне бер ел туйдыра. * Авыл хуҗалыгында эш өстенең һәр көне хәлиткеч урын тота, дигәне. Төрдәше: Җәйге бер көн ел ашата. Фото http://images.yandex.ru/ сайтыннан алынды
-
Күңел сине әле дә юксына
Бу көннәрдә безнең күңелләрдә - моңсулык. Авылыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - 30 елга якын колхоз рәисе булып эшләгән, аның данын бөтен республикага таныткан, сугышның утлы юлларын кичкән, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Вилдан ага Рамазановның вафатына 22 нче июньдә 10 ел була. Вилдан ага 1922 нче елның 16...
-
Аллаһ йортына манара куелды
Районда барлыгы 43 мәчет бар. Шуларның иң беренче салынганы - Рангазарда, ә иң яңасы - Куҗак авылында. Узган атнада аңа манара куюга халык күп җыелган иде, һәм кайберләре үзләренең сөенечләре белән уртаклаштылар. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы, Алфинур Мияссарова: - Мәчет "Татнефть", агрофирмалар, авыл халкы тарафыннан җыелган акчага төзелде, аны...
-
Уттан кала көл генә
23 нче июнь көнне Петровка Завод авылында янгын чыгып, бер ихатада сарайлар, келәтләр янды, икенчесендә торак йорт зыян күрде. Бүгенге көндә янгынның килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә. Янгынчыларның якынча фаразлауларынча, аңа ут белән саксыз эш итү сәбәпче булган.