23 октябрь 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – итле сыр ашы
Сезгә итле сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кишер - 1 данә; - суган башы - 1 данә; - бәрәңге - 5 данә; - йомшак сыр - 200 грамм; - яшелчә шулпасы - 1,5 литр; - фарш - 250 грамм; - зәйтүн мае, тоз, тәмләткечләр, укроп - тәм...
-
Сарман кияүләре әбиләрен котлыйлар
Октябрьнең һәр дүртенче якшәмбесендә Халыкара "әби" көне (Международный день тещи) билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм чыгышы белән - узган гасырның 30 нчы елларыннан ук. Ул шаяртудан килеп чыккан дигән фикер йөри. Бу көнне кияүләре әбиләренә карата аеруча игътибарлы булырга тиеш. Алар шуны истә тотарга тиеш - бүген - тормыш иптәшеңне тәрбияләп...
-
Сарманда яшәүче шагыйрь Дамир Гарифуллин кыш якынлашуы турында шигырь язган
Озакламас, көннәр кышка күчәр Күргән булды яңгыр койганны да Шыбыр-шыбыр гөмбәз чиләктән. Кара төндә ак кар яуган җиргә Ак он или торган иләктән. Акка төренгәннәр бакчалар да, Бушап калган бөтен түтәлләр. Ә песнәкләр, кышка "Мәрхәбә!" - дип, Тамга белән язып үтәләр. Пышын-пышын гына чыркылдашып, Чыпчыклар да килеп кунганнар. Тәүге карны...
-
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Сарманда концерт күрсәтәчәкләр
3 ноябрьдә сезне "Син һәм мин" дип аталган концерт-тамашага чакырабыз! Сезне искиткеч шоу-программа көтә. Инструменталь ансамбль (ударные, клавиши, гитара, бас, баян, бэк-вокал) белән берлектә тулысынча тере, җанлы концерт. Супер ут һәм сәхнә бизәлеше, бию ансамбле, юмор, яңа җырлар, дуэтлар һәм танылган хитлар булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. 16+. Реклама.