23 июль 2015 яңалыклары
-
Районда көн саен 66,1 тонна сөт савыла
Район хуҗалыкларында көн саен 66,1 тонна сөт савыла һәм аның 59 тоннасы сатыла. Һәр сыердан уртача савыла торган сөт 12,9 килограмм тәшкил итә. Ә «Җәлил» агрофирмасында бу күрсәткеч - 16,5 килограмм. Биредә һәр көнне 14,5 тонна, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2500 килограммга артыграк, сөт савыла. Бүген бер сыердан...
-
Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты урынын алыштырды
Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты "Сарман" кинотеатры бинасыннан "Авангард" бинасына элеккеге суд приставлары урынына (ишек алды ягы) күчте.
-
Район басуларында эшләр дәвам итә
Районда урып-җыю, терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 1300 гектарда көзге бодай суктырылды. Һәр гектардан алынган уңыш уртача 23 центнер тәшкил итә. Берочтан көзге чәчүгә җир әзерләнә, ул 9700 гектарда башкарылды. Үсемлекләрне корткычларга, авыруларга каршы эшкәртү дә бара, бу эшләр 21000 һәм 20800 гектарда үткәрелде. Базларга 49000 тонна сенаж салынды.
-
Сарманда чагыштырмача салкын һава саклана
"Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт...". Соңгы арада, һава торышына карап, Салават Фәтхетдинов шушы популяр җырын башкарасы килә. Инде кояш чыкты, һава әйбәтләнде генә дисең, тагын яңгыр явып китә. Прогнозлар буенча, һава торышы август ае башына кадәр шулай сакланачак.