23 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге терлек азыгы әзерләүгә үз өлешен кертте
Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре яфрак азык әзерләүгә чыктылар. Терлек азыгы өчен яшь тал ботаклары кулланылды. Ул "Сарман" агрофирмасының "Якты көн" бүлекчәсенә тапшырылачак.
-
Өчөйле Саклаудан Камилә һәм Азалия китап укырга яраталар
Өчөйле Саклау авыл китапханәсенә укырга килүче балалар шактый. Шулар арасыннан иң күп китап укучы - 4 нче сыйныфка укырга баручы Камилә Габидуллина. Камилә үзе генә түгел, әле укырга кермәсә дә, сеңлесе Азалия белән бергә китаппханәгә яратып йөриләр. Камилә: "Китап укый башласам, аның ахырына килеп җитүемне сизми дә калам", ди. Китапханәгә...
-
Җәлилнең "Инвест групп" җәмгыяте җитәкчесе Рәис Кәлимуллин #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
Район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылырга ике көн калып бара. «ТАТМЕДИА» җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дә 25 июньдә тәмамлана. Вакыт күп калмагач, халык та матбугатка язылып калырга ашыга. Җәлилнең җаваплылыгы чикләнгән «Инвест групп» җәмгыяте һәм «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин да читтә калмады...
-
Сарман үзәк балалар китапханәсендә "Китап – тормыш көзгесе" исемле күргәзмә эшли
Җәйге каникулларны, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен, файдалы һәм мәгънәле итеп уздырырга кирәк. Сарман үзәк балалар китапханәсе нәни китап сөючеләрне серле китап иленә сәяхәт кыларга чакыра. Каникул чорында китапханәдә «Китап - тормыш көзгесе» исемле күргәзмә эшли. Сарман үзәк китапханәсе
-
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе ахырына якынлаша. Ул район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылу вакыты белән бергә - 25 июньгә кадәр бара. Исегезгә төшерәбез, «Сарман» газетасына 27 июньгә кадәр язылып була. Акциягә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов тә кушылды. -...
-
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре "Башваткыч"та җиңделәр
"Яңа гасыр" каналында бара торган "Башваткыч" уен шоу-программасын күпләрегезнең караганы бардыр. Аны җырчы-шоумен Зөлфәт Зиннуров алып бара. Күптән түгел "Башваткыч"та район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә булып кайттылар. Табиб-серолог Кадрия Зарипова - мультиварка, табиб-токсиколог Айгөл Солтанова - блендер, Азалак ветеринария участогы мөдире Рамил Бәдртдинов утюг белән бүләкләнделәр. Кадрия Зарипова җиңүче булып...
-
Сарманда эшләгән Миннәхмәт Кашаповның "Язмышым сукмагы буйлап" исемле китабы чыкты
Чорыбызның күренекле шәхесе, 1971-1976 елларда КПССның Сарман райкомы беренче секретаре булып эшләгән Миннәхмәт Кашаповның «Язмышым сукмагы буйлап» исемле китабы дөнья күрде. Авторның әлеге бишенче китабына аның үткән тормыш юлын яктыртучы истәлекләрдән торган бәяны, чордашлары турындагы очерк-зарисовкалары, ил агасы буларак, тормыш-яшәешебез хакында җитди-гамьле уйлануларын чагылдырган публицистик язмалары тупланган.