23 май 2017 яңалыклары
-
Сарманга спектакль белән Зәй театры килә
25 майда Сарманга Зифа Кадырова әсәре буенча куелган "Бәхеткә юл кайдан" спектакле белән Зәй театры килә. Башлану вакыты - 19:00 сәгать. Билет бәясе - 150 сум. Рәхим итегез!
-
Районда исерек килеш руль артына утыручылар һаман очрый
19-21 майда кичке якта булган рейдлар барышында 23 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы бару сәбәпле, транспорт чарасында балаларны йөртү тәртибен бозучылар аеруча контроль астында булдылар. Ял көннәрендә 7 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 2 - махсус балалар өчен утыргычтан башка балалар йөртүчегә административ беркетмәләр төзелде. Тупас...
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы узачак
26 майда 6.45 сәгатьтән 7.45 сәгатькә кадәр Сарманның Ленин урамы, 1 Б йорты янында «Тоннель» профилактик чарасы узачак. Бу чараның үзенчәлеге - тупас юл йору кагыйдәләре бозу очракларын ачыклау өчен юлда барган һәр транспорт чарасы туктатып тикшерелә.
-
Әлмәт мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кырлайга экскурсиягә бардылар
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Бу шигырь юллары яшенә дә, картына да таныш. Әйе, бу - безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре....
-
Сармандагы фонтанлы ял паркына исем эзлиләр
Без Сарман авылында урнашкан фонтанлы ял паркына исемгә конкурсны яңарттык. Хәзер ул ахырына якынлашып килә. Сездән һаман да тәкъдимнәр көтеп калабыз. Аларны яңалыкка комментарий итеп яза яки "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә 2-40-31, 2-42-33 телефоннары буенча, Сарман авыл җирлеге башкарма комитетына 2-43-67 телефоны буенча шалтыратып әйтә аласыз. Исемнең татарча булуы кирәк.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бөтнек һәм базилик белән караҗиләк чәе
Сезгә бөтнек һәм базилик белән караҗиләк чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - караҗиләк - 300 грамм; - әфлисун - 1 данә; - бөтнек - 3 сабак; - шәмәхә базилик - 1 сабак; - су - 1 литр; - бал - 1 аш калагы. Караҗиләкне лимонад шешәсенә салабыз. Кайнар су...
-
Сарман урта мәктәбенең 4 "А" сыйныфы укучылары чыгарылыш бәйрәменә әзерләнәләр
Сарман урта мәктәбенең 4 "А" сыйныфы чыгарылыш бәйрәменә әзерләнә. Укучылар башлангыч сыйныфтан урта звенога күчәләр. Алар сыйныф җитәкчеләре Әлфинур Александрова белән истәлеккә фотога төштеләр.
-
Сарманның "Шәфкать" үзәгендә "Бүләгебез җыр булсын" дигән концерт узды
Кичә Рәисә Фәретдинова һәм Таһирҗан Зарипов җитәкчелегендәге "Ядкарь" ветераннар вокаль ансамбле "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Бүләгебез җыр булсын" дип исемләнгән концерт күрсәтте. Концерт барышында матур җырлар белән беррәттән күңелле уеннар да оештырылды. Ял итүчеләр уеннарда бик теләп катнаштылар, артистларга уңышлар теләп озатып калдылар. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы...
-
Райондашыбыз Рөстәм Сабировка җырчылар бәйгесендә сезнең тавыш кирәк
Райондашыбыз Рөстәм Сабиров "Илһамга" җыры белән Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәвәскәр җырчылар арасында игълан иткән үзенчәлекле бәйгедә катнашкан иде. Хәзер ул аның финалына чыкты. Хәзерге вакытта тавыш бирү бара. Ул 27 майга 20.00 сәгатькә кадәр барачак. Рөстәм өчен тавыш бирү Рөстәмнең җыры
-
Муниципаль район оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә
Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүген, дүртенче тур кысаларында, мәдәният бүлеге командасы җирлек башлыкларына каршы уйнаячак. Уен 18.30 сәгатьтә башлана. Кичә район үзәк хастаханәсе "Благоустройство" җәмгыятен 2:1 исәбе белән җиңде, ә "Энергия" командасы шул ук җирлек башлыкларын бирелергә мәҗбүр итте. Исәп - 3:0. Уеннарның...
-
Районда июль ае гадәттәгедән эссерәк булачак
Шомырт чәчәк атканда салкын була, дигән борынгылар. Быел исә салкын көннәр май буе дәвам итә. Җәйне кайчан көтәргә? "Татар информ"да узган матбугат конференциясендә синоптиклар һава торышы турында фаразлары белән уртаклашты. Белгечләр уздырган тәҗрибәләр күрсәткәнчә, һәр 30 ел саен һава торышының җылынуын күзәтергә була. Тик бу сөенерлек сәбәп түгел, ди синоптиклар....