23 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарманга Илисәй Имамовның "Кул җылысы иңгән сыннарга" дигән күргәзмәсе килде
Республикада "Музейлар язы-2014" ("Музейная весна-2014") акциясе башланып китте. Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее бу чарада актив катнаша. 22 апрельдә Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре анда сынчы һәм рәссам Илисәй Имамовның "Кул җылысы иңгән сыннарга" дип аталган күргәзмәсен алып килделәр. Чара вакытында Илисәй Имамовның тормышы...
-
Сарманда Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә әзерләнәләр
17 майда ел саен Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан төрле чаралар уздырыла: - әлеге датаны яктырту чаралары үткәрү; - тематик ата-аналар җыелышлары, дәресләр һәм класс сәгатьләре уздыру; - "Ышаныч телефоны минуты" дигән Бөтенроссия акциясе; - балалар ышаныч телефоннары белән визиткалар тарату; - укучылар һәм ата-аналар белән...
-
Сарман районы яшь башкаручылары "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концертында чыгыш ясаячаклар
14 апрельдән 18 апрельгә кадәр Казанның "УНИКС" комплексында "Созвездие-Йолдызлык" 14 нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы үтте. 18 апрельдә аңа нәтиҗә ясалды. Суперфиналда 4357 кеше катнашты, Сарман районыннан 56 бала булды. 24 апрельдә Казанда "Пирамида" комплексында узачак йомгаклау гала-концертында "Хореография" номинациясе буенча чыккан "Умырзая" бию коллективы һәм...
-
Сарманда һава торышы бозылачак
G!Smeteo сайты прогнозы буенча, 24 апрельдә иртән Сарманда көчле кар явачак. Соңыннан ул яңгырга күчәчәк. Шулай ук кар алдагы ике көндә дә төшәчәк.
-
Сарманда концерт-тамашаларга чакыру билетлары отучылар билгеләнде
Узган атнада Сарман аграр көллиятенең һөнәри юнәлеш концертлары тәмамланды. Анда "Сарман" газетасына язылу мөмкинлеге бар иде. Вәгъдә иткәнчә, без газетага язылучылар арасында район мәдәният йортында узачак концерт-тамашаларга чакыру билетлары уйнаттык. Җиңүче булып район үзәгенең Хәсән Туфан урамыннан Зиннәтуллиннар һәм шулай ук Сарманның Куйбышев урамыннан Шәяхмәтовлар булдылар. Алар Алина һәм Азат...
-
Сарман урта мәктәбендә "Минем яраткан хәрефем" бәйрәме узды
Сарман урта мәктәбенең 1 А сыйныфында бүген кунакка килгән хәрефләрне хөрмәтләү бәйрәме узды. Әле күптән түгел генә укучылар янында саннар да кунак булып киткәннәр иде. Сыйныф җитәкчесе Әлфинур Александрованың фантазиясенә аларның бәйрәмнәрендә катнашкан саен гаҗәпләнеп кайтам. Алар озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Фирая Фәтхуллина белән укучыларның укуга булган мәхәббәтләрен арттыру максатыннан...
-
Сарманда Парадка әзерләнә башладылар
Тиздән 9 Май - Җиңү көне килеп җитә. Сугышта катнашкан якташларыбызга хөрмәт ягыннан районда бу истәлекле датаны зурлап билгеләп үтәләр. Ул көнне сугыш тематикасы белән бәйле концерт номерлары күрсәтелә, һәйкәлләргә чәчәкләр куела, тантаналы марш үтә. Парадка мәктәп укучылары һәм Сарман аграр көллияте студентлары үзләренең җитәкчеләренең һәм Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман...
-
Сарманлылар бәрәңге үстерү серләренә төшенделәр
Республикада бәрәңгенең 80 проценты шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Тик орлык бәрәңгесен әзерләү, үсемлекләрне тәрбияләү һәм бәрәңгене саклау технологиясен белмәгәнлектән, уңышның бик күп өлеше югала. Моны республика җитәкчелеге дә аңлый. Күп һәм сәламәт бәрәңге алуга ирешү максатыннан, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халык өчен бу темага укулар оештырырга карар кылды һәм бу...
-
Районда атна шәхесләре билгеле булдылар
Илшат Кушаев Илшат Кушаев Сарман авылында туып үсә. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, районга кайта, төрле җаваплы тармакларда эшли. Ә 1992 елдан аның хезмәт юлы җирле үзидарә органнары белән бәйләнә. Биредә эшләү дәверендә ул район хакимиятенең әйдәүче белгеченнән район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигына кадәрле озын юл үтә. "Эрудицияле, киң белемле,...
-
Районда йортларны ныклап тикшерәләр
21 апрельдән 30 апрельгә кадәр районда "Имин йорт, имин подъезд, имин фатир" дип исемләнгән комплекслы акция бара. Полиция хезмәткәрләре, милек белән бәйле җинаятьләрне кисәтү һәм булганнарын тизрәк ачу максатыннан, торак йортларның подъездларын, подвал һәм чардакларны ныклап тикшерәләр, йортларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр уздыралар.
-
Мортышбашта зиратларны чистартачаклар
26-27 апрель көннәрендә Мортышбаш авылы зиратларында өмәләр үтәчәк. Күп каберләр ташландык хәлдә тора. Каберләрне чистартканда, күрше каберләр каралмаган булса, аларны да чистарту бик яхшы булыр иде. Шулай ук укыгыз: Районда өмәләр дәвам итә
-
Сарманлылар иң популяр журналистны сайлыйлар
19 майда билгеләп үтелә торган Матбугат көне якынлаша. Шул уңайдан без "ВКонтакте" сайтындагы төркемебездә сораштыру үткәрәбез. Анда "Сарман" газетасының иң популяр журналистын сайларга кирәк. Тавыш бирү аноним рәвештә булачак.