23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Хәерле, имин кичләр барыгызга да!
Фото из:https://vk.com/lyrics_of_heart Кичләрегез матур, җылы, рәхәт үтсен, төркемдәшләр.
-
Иске Кәшердә дә, Ләшәү Тамакта да халык үзен борчыган сорауларны күтәрде
Бүген Иске Кәшер һәм Ләшәү Тамак авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Ике җирлектә дә 2017 елда районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар хакында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Райондагы крименоген хәлнең торышы белән полиция участок инспекторы Руслан Харисов таныштырды. Халыкны социаль яклау идарәсе белгече Резедә Хаҗиева бу өлкәдә булган...
-
Бүген райондашларыбызга камыр эчендә жульен пешерергә тәкъдим итәбез
Жульен өчен: камыр, гөмбә, суган, каймак, сыер мае, тоз, тәмләткечләр, сыр. Гөмбәне һәм суганны ваклап турыйбыз.Суганны сыер маенда кыздырып алабыз, гөмбә кушабыз, салмак утта 15-20 минут пешерәбез. Тоз һәм тәмләткечләр сибәбез, каймак өстибез һәм тагын 3 минут пешерәбез. Камырны җәябез (кыстыбый камыры), тәлинкә ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез, эчлек салабыз һәм үзебезгә...
-
Райондашлар, белеп торыгыз:200 һәм 2000 сумлык купюраны кабул итмәгән өчен 50000 штраф түләтәчәкләр
200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша кыйбаткарак бәягә сатарга тырышалар. Ә кайбер сатучылар, киресенчә, яңа номиналлы акчаны кабул итәргә теләмиләр. Сатучылар сүзенә караганда, яңа купюралар шикле күренә. Аларның чынмы-юкмы икәнен тикшерү шактый катлаулы. Роспотребнадзор әйтүе буенча, яңа купюралы...
-
Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сарман районы директорларының чираттагы киңәшмәсе булып үтте
22 нче гыйнвар көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сарман районы директорларының чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Ул "Хәзерге заман белем бирү системасында укыту һәм тәрбия " темасы астында узды. Мәктәп җитәкчеләре класс-кабинетлары белән таныштылар, мәктәп музеенда булдылар. Укучыларның кул эшләре күргәзмәсенә күзәтү ясаганнан соң, очрашу пленар өлеш белән дәвам...
-
Район балалар бакчалары арасында «Яшел ут» конкурсы башланды
Район балалар бакчалары арасында һәм бакчаларда тәрбияләнүче балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча «Яшел ут» район бәйгесе башланды. Ул район ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырыла. Конкурста районның барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да катнаша. 22 январьда Җәлил бистәсенең 6 нчы номерлы «Теремкәй», 7...
-
Районның мәктәпкәчә яшьтәге балалары «Минем гаиләм» конкурсында катнаша алалар
Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Минем гаиләм» дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан итте. Ул 10 февральгә кадәр барачак. Рәсемнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Сарман авылы, Ленин урамы, 35 йорт, 1-10 кабинеты. Телефоннар: 8855592-43-99, 89083430943 Рәсемнең аскы уң як почмагына баланың...
-
Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары райондашларны кабул итәчәк
25 январьдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәлимов халыкны кабул итәчәк. Кабул итү Зәй шәһәрендә Казан урамының 8 нче йорты адресы буенча булачак. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 2-95-09.
-
Сарманлыларның характерлары язуларыннан беленә
Бүген - 23 январьдә Почерк көне, ягъни Кулдан язу көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү инициативасы белән язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр ассоциациясе чыккан иде. Кулдан язу тарихы дәвамында язу рәвеше буенча кешенең характерын билгеләргә омтылганнар. Хәзерге вакытта галимнәр почеркның төп җиде билгесе буенча кешенең портретын төзергә мөмкин, диләр: хәрефләр зурлыгы, авышлыгы һәм...
-
Үзәк китапханәнең “Книгостайл” дип аталган могҗизалар бүлмәсе тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты
Кичә,22 гыйнвар көнне, үзәк китапханәнең "Книгостайл" дип аталган могҗизалар бүлмәсе тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты һәм беренче кунакларны кабул итте. Ә алар исә "Сарман гимназиясе"нең 8 нче сыйныф укучылары иде. Балаларны иң элек китапханәнең укымышлы Ябалагы каршы алды һәм могҗизалы бүлмәгә озатты. Гимназия укучыларына, "Книгостайл"ның беренче кунаклары буларак, китапханә тарафыннан...