23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Зур Нөркәй авыл җирлеге халкы үз сорауларына җаваплар алды
Бүген халык җыены Зур Нөркәй авыл җирлегендә дә узды. Анда җирлек башлыгы Рәшит Гайсин, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, полиция участок уполномоченные Рәсим Сафин, "Нөркәй" янгынга каршы пункты инспекторы Рәшит Ахкямов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгышлары тыңланды. Алдынгылар бүләкләнде, халык үз сорауларына җаваплар алды. Кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, үзешчәннәр...
-
Шәрләрәмә авыл җирлегендә халык җыены узды
Бүген Шәрләрәмә авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда җирлек башлыгы Наилә Хуҗина, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, полиция участок уполномоченные Рәсим Сафин, Әнәс-хәзрәт һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясадылар. Җыен барышында алдынгылар бүләкләнде, халык сорауларына җаваплар тыңланды. Үзешчәннәр чыгышы һәм кул эшләреннән күргәзмәләр чарага ямь өстәделәр.
-
Сарманда "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең муниципаль этабы бара
Бүген Сарман гимназиясендә "Ел укытучысы-2017" республика бәйгесенең муниципаль этабы уза. Бәйгедә мәктәп зона турларында җиңгән укытучылар катнаша. Тулырак мәгълүмат - алдагы яңалыкларда.
-
Сарманны кардан вакытында чистарталар
2017 елның әле беренче ае да тәмамланды, ә халыкны иң борчыган сорау инде бар. Ул да булса - кар мәсьәләсе. Хәзерге вакытта бөтен юллар һәм җәяүле сукмаклары кардан чистартыла - моның өчен техника белән тәэмин итеп торучы оешмаларга рәхмәт. Фотоларда сез район үзәген кардан чистарту процессын күрәсез.
-
Сарманлылар сәламәтлекләрен үлән чәе ярдәмендә яхшырталар
23 январьда Үлән чәе көне буларак билгеле. Хәзерге заманда үлән чәйләре зур таралыш таба. Аны даруханәдә генә түгел, зур кибетләрдә дә сатып алып була. Тик аларны дөрес куллана белергә кирәк. Һәрбер үлән чәе - берничә дару үләненнән торган төнәтмә шуңа күрә аларның һәрберсен куллануга махсус күрсәтмәләр, каршылыклар бар, һәркайсының үз...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – абрикослар белән чеби
Сезгә абрикослар белән чеби рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - абрикос - 250 грамм; - куркума - 1 чәй калагы; - паприка - 1 чәй калагы; - тоз - 3 грамм; - каймак - 50 грамм; - чеби - 1 түшкә. Тәмләткечләр белән каймакны кушабыз, чебине сылыйбыз. Чебине төшсез абрикослар...
-
Районның үзәк чыршысы өчен тавыш бирергә нибары өч көн калды
Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы игълан иткән иде. Ул 26 январьга 23:59 сәгатькә кадәр барачак. Конкурста Сарманның үзәк ял паркындагы чыршы да катнаша. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, халык арасында үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Үзебезнең чыршыны җиңүчеләр арасында күрергә теләсәгез (ул...
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә "Татарстанның беренче ил башлыгы" дигән дәрес узды
Ләшәү Тамак авыл китапханәяесе, татар теле укытучысы белән берлектә, 6 нчы сыйныф укучыларына Минтимер Шәймиевка багышлап "Татарстанның беренче ил башлыгы" дип исемләнгән әңгәмә, дәрес уздырды.
-
Райондашыбыз "Җырлыйк әле!" тапшыруын алып бара
"Яңа гасыр" телеканалында "Җырлыйк әле!" тапшыруын караганыгыз бардыр. Ул, төрле сәбәпләр аркасында, бер елга ябылып торган иде. Хәзер тапшыруны, тамашачылар соравы буенча, янәдән эфирга кайтардылар. "Җырлыйк әле!" программасын Алина һәм Азат Кәримовларның яшь гаиләсе алып бара. Алина чыгышы белән - безнең районнан, Сарайлы авылыннан. "Җырлыйк әле!" тапшыруында катнашучылар фонограммасыз җырлыйлар....