23 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Киләсе атнадан район авыл җирлекләрендә җыеннар башлана
Киләсе атнадан авыл җирлекләрендә җыеннар башлана. Аларда халык актив катнашыр, дигән теләктә калабыз. Кайсы җирлектә, ничә сәгатьләрдә үтәчәге түбәндәге таблицада күренә. Көне һәм вакыты Авыл җирлеге 26 январь, 10.00 сәгать Карашай Саклау 26 январь, 13.00 сәгать Шәрләрәмә 26 январь, 10.00 сәгать Кәүҗияк 26 январь, 13.00 сәгать Әлмәт 26 январь, 10.00...
-
Яр Чаллы егете Ленар Гарифанов, Сарманга кайткач, кәҗә белән фотога төшкән
Бу егетнен исеме Ленар Гарифанов. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яши. Кәҗә белән фотога Сарманга кайткач төшкән.
-
Сарманлылар "соры" хезмәт хакына каршы
Эшләгәнең өчен акчаны "конвертта" бирүне аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була. "Соры" яисә рәсми рәвештә түбән хезмәт хаклары алу, теркәлмичә эшләү турында мәгълүматны 2-54-41 "кайнар" телефон линиясе буенча хәбәр итәргә мөмкин.
-
Сарманлыларның характерлары язуларыннан беленә
Бүген - 23 январьдә Почерк көне, ягъни Кулдан язу көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү инициативасы белән язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр ассоциациясе чыккан иде. Кулдан язу тарихы дәвамында язу рәвеше буенча кешенең характерын билгеләргә омтылганнар. Хәзерге вакытта галимнәр почеркның төп җиде билгесе буенча кешенең портретын төзергә мөмкин, диләр: хәрефләр зурлыгы, авышлыгы һәм...
-
Ләкедән Лиана Антонова – "Мисс Татарстана" конкурсында катнашучы бердәнбер авыл кызы
26 гыйнварда Казанда традицион "Мисс Татарстан" конкурсының финалы булып, анда республиканың иң-иң матур кызларын сайлаячаклар. "Мисс Татарстан" финалында катнашу хокукына "Керәшен чибәре-2014" конкурсының җиңүчеләре ия булдылар. Безнең район кызы Лиана Антонова конкурсның рәсми сайтындагы тавыш бирүдә 42 саны астында бара. Аңа тавыш бирү өчен "Мисс 42" дигән смс җыеп, 5577...
-
Сарман-Әлмәт юлында йөк машинасы юл читенә төшеп киткән
22 гыйнварда Сарман-Әлмәт юлында юл-транспорт һәлакәте булды - йөк машинасы юл читенә төшеп китте. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
-
Районга каты суыклар килде
Һава торышы вәгъдә иткән суыклар районга көткәннән дә ныграк булып килеп җиттеләр. Сарманда һава температурасы урыны белән -33 градуска кадәр күрсәтә. Урысларның "крещенские морозы" дигәне шушы инде ул.